Шәһәр кешесе ничек итеп нәселле терлек үрчеткән

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Питрәч районының «Муллагалиев А.Р крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында голштинофриз токымлы 100 баш нәселле сыер тотыла.

-Бу - минем нәсел үзәге, биредә мин сыерлар санын һәм аларның продуктивлыгын арттыру буенча эшләячәкмен, - ди КФХ башлыгы Адел Муллагалиев.

Аның белән сөйләшкәндә, менә бит нинди терлекче, өстәвенә, агроном, икътисадчы, төзүче, дип уйлыйсың. Ә бит ул чып-чын шәһәр кешесе, әти-әнисе дә беркайчан да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнмәгән. Ул үзе дә бу тармакка очраклы гына килеп эләгә:башта Альвидино авылында йорт сатып ала, аннары, кызып китеп, туристларга күрсәтү максатында тәвә кошлары һәм дөяләр өчен ферма төзи. Ә тора-бара сөт эшләренә дә тартыла башлый…

Шәһәр кешесе үзе өчен бөтенләй яңа эшкә ничек дәртләнеп алынган бит әле! 2016 елда «Гаилә фермасы» программасы буенча 50 башка исәпләнгән сыер абзары төзүгә бизнес-план буенча 4 млн сум грант урынына 1,5 млн сум алганнан соң да ул аптырап калмый, курыкмыйча, Сбербанкта 5 млн сум коммерция кредиты ала һәм Венгриягә сыерлар алырга китә. Аннан шул акчаларга елга 8-10 мең килограмм сөт бирә торган  голштин токымыннан 33 тана алып кайта.

Сыерлар кайта, ә сыер абзары юк – ул чакта бары тик төзелеп бетмәгән корылмалар гына була. Сыер абзарын кышка таба гына файдалануга кертә алалар. Һәм 50 башка гына да түгел, хәтта берьюлы 100 башка. Тиздән бу 33 тана бозаулый һәм 31 төше бозау, 2 үгез бозау дөньяга килә.

-Венгриядән кайтарылган нәселле хайваннарның яртысы әле дә сөт бирә һәм баш санын арттыра, - ди Адел Рафаил улы, горурланып.

Бу, заманча комплексларда сыерлар чорының бик кыска булуына да карамастан, шулай:чөнки сыерлар 2-3 ел сөт бирәләр дә, аннары иткә җибәреләләр.

Бу шәһәр яны хуҗалыгының проблемалары да аз түгел:техника аз, биналар җитми, кадрлар белән кыенлык. Шулай булуга карамастан, биредә терлекчелек югары фәнни дәрәҗәдә алып барыла:ясалма орлыкландыру аутсорсинг шартнамәсе нигезендә махсус фирма тарафыннан башкарыла, терлекләрне чиплау алып барыла, үз ветеринары эшли, терлекләрне баланслы рацион буенча, үз азыкларына сатып алына торган он һәм сыгынтылар өстәп ашаталар. Бозаулар тиешле стартер алды һәм стартер азык белән тәэмин ителгән, тәүлеклек уртача артым бер килограммга кадәр җитә.

Адел Муллагалиев моның белән генә тукталып калмый:Сбербанкта ташламалы 5 процентлы ставка белән 25 миллион сум кредит алып, Питрәчтә тәүлеккә 10 мең тонна сөт эшкәртү куәте белән завод төзи һәм сырлар, башка сөт продукциясе чыгара башлый, шулай ук бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкның конкурс идарәчесеннән 400 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 300 башлап сыер сатып ала.

–Минем план - 400 баш сыерга исәпләнгән ферма төзү, - ди фермер. – Ә сатып алынган хайваннар - терлекләрне тиз үрчетү өчен база.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International