Мәскәүдә АККОРның XXXII съездының пленар утырышы узды

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүендә фермерлар өлеше 13,7%тан 14,3%ка кадәр арткан, ә җитештерү индексы 103,8%тан артып киткән - бу авыл хуҗалыгында иң зур үсеш темпы.

Бу хакта Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXXII съездының беренче көнендә авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов сөйләде. Чарада илнең 70 тйбәгеннән фермер хуҗалыклары башлыклары һәм кооператив берләшмәләре җитәкчеләре, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар катнашты.

Утырышның төп темасы фермер хәрәкәтен үстерү, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, шулай ук дәүләт ярдәме мәсьәләләре булды. Бүген кече бизнес үсемлекчелек өлкәсендә төп позицияләрнең берсен алып тора. Аерым алганда, фермерлар бөртекле культуралар күләменең өчтән берен җитештерәләр – 39,4 млн. тонна, бу 2019 ел күрсәткеченнән 11,2%ка артык. Бакчачылык тармагы да динамик үсештә – соңгы 5 елда товар җитештерүнең гомуми күләмендә КФХлар өлеше 10%тан 23%ка кадәр арткан. Узган ел оештырылган секторда җиләк-җимешләрнең тулаем җыемы рекордлы дәрәҗәгә җитте - 1,22 млн.тонна(+3,4%).

Моннан тыш, кече предприятиеләрдә терлекләрнең баш саны шактый арткан һәм узган ел нәтиҗәләре буенча Россия терлекчелегендә уңай динамика күзәтелә. Соңгы биш елда КФХларда терлек һәм кош-корт җитештерү (сугым өчен) – 25%ка, сөт - 38%ка, йомырка 45%ка арткан.

Министр урынбасары Елена Фастова ассызыклаганча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илдә кече агробизнесны үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Федераль чаралар исәбенә фермер хуҗалыкларының өлеше 31,4%ка җиткән. 2021 елда бу максатларга 19 млрд. сум каралган. Шул исәптән 13,9 млрд. сум «Компенсацияләү» һәм «Кызыксындыру» субсидияләре кысаларында каралган.

Ташламалы кредитлар аграрийлар арасында иң нәтиҗәле һәм кирәкле ярдәм чараларының берсе булып кала бирә. 2020 елда кече хуҗалыкларга бирелгән инвестиция кредитлары суммасы 39,65 млрд. сум тәшкил итте, бу, узган ел белән чагыштырганда, 55%ка күбрәк. Шулай ук узган ел кыска сроклы кредит бирү күләме артты – 58,03 млрд.сум (+7%). Ведомство дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру, финанслау күләмнәрен арттыру һәм акчаларны аграрийларга җиткерүне камилләштерү буенча эшне дәвам итәчәк.

Чара барышында катнашучылар шулай ук аграрийларны ашламалар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү, дәүләт ярдәмен бүлүнең һәм сәүдә челтәрләре белән үзара хезмәттәшлекнең төбәк аспектлары, авыл территорияләрен үстерү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Министрлык съездда фермерлар әйткән барлык тәкъдимнәрне дә исәпкә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International