«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә 200дән артык предприятие катнашты

2021 елның 12 феврале, җомга

12 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган Агротехнология күргәзмәсен ябу тантанасы булды.

Чарада 200дән артык предприятие катнашты. Бу әлеге чараның республикада гына түгел, Россия күләмендә АПК белгечләре арасында ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын  күрсәтә. Агрофорум кысаларында авыл хуҗалыгы тармакларын, технологик модернизацияләүне, терлекчелекне һәм игенчелекне нәтиҗәле үстерү темаларына кагылышлы эшлекле чаралар узды.

“15 мең кв.метрга исәпләнгән экспозициядә 200дән артык компания катнашты, алар продукцияне чәчү, эшкәртү, җыештыру, сортировкалау буенча алдынгы технологияләрне, Кукмара районында җитештерелә торган үзйөрешле машиналарны, бункер-җыйгычларны, орлык чистарту машиналарын, азык җыю техникасын һәм башкаларны күрсәттеләр. Чарада авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләрне презентацияләүдә катнашу өчен, шулай ук инвесторлар игътибарын җәлеп итү өчен  төрле төбәкләрдән 11 меңнән артык агробизнес вәкилләре җыелды. Чара кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды, аның барышында без 2020 елга йомгак ясадык һәм 2021 елга бурычлар билгеләдек.

 Эшлекле программаның 50гә якын чарасы үткәрелде: технологик модернизацияләү һәм нәтиҗәле үсемлекчелек, терлекчелек һәм АПКны цифрлаштыру мәсьәләләре буенча тематик түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар һәм семинарлар. Күргәзмә кысаларында без Татарстанда беренче Органик продукция җитештерүгә туры килү сертификатын тапшырдык. Аны Мамадыш районыннан "Андрюшкино" хуҗалыгы алды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росагролизинг» АҖ арасында республиканың агросәнәгать комплексын модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү имзаланды. Экспонентлар тарафыннан үзара файдалы килешүләр төзелде. Барлык коллегаларга һәм катнашучыларга күргәзмә чараларын югары профессиональ дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерәм», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

«Лидер» Смарт ҖЧҖ, «Элита «Баш нәсел предприятиесе» АҖ, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе» АҖ, «Лира Фарм» ҖЧҖ, «Луг Здоровья» компаниясе (ИП Ким) һәм «ТехноАрск» ҖЧҖ Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Кече хуҗалыклар вәкилләрен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бүләкләде. Саба районының «Каймак» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, Лаеш районының «Заготовитель» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, Түбән Кама районының «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы, Мөслим районының «Фәйза» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе дипломнар белән бүләкләнделәр.

 Игенчелек блогы вәкилләрен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов бүләкләде. Бүләкләрне Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ), «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Август» АҖ компаниясе, Татагрохимсервис компанияләр төркеме һәм «Сервис-Агро» ҖЧҖ алды.

Техник модернизацияләү блогы вәкилләре арасында «Хорш Русь» ҖЧҖ, «Альфа Сервис» ҖЧҖ, «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ һәм «ТАРОСМАШИНЕРИ» ҖЧҖ катнашучылар дипломнарын алдылар.

 «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ, «Агросила» АҖ, «Нәфис» компанияләр төркеме, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «РМ Агро» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һәм «Татспиртпром» АҖ дә бүләкләр белән киттеләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган агросәнәгать күргәзмәсендә актив катнашканнары өчен «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге, «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ һәм «Республиканың инвестицияләр һәм инновацияләр буенча агросәнәгать үзәге» АҖ дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International