Мамадыш районы хуҗалыгы органик җитештерүгә туры килү сертификатын алды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

«Андрюшкино» агросәнәгать холдингы органик җитештерүгә туры килү сертификатын алды. Документны “Тест-Татарстан” Республика сертификацияләү методик үзәге тапшырды.

Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында узды. Күргәзмәне оештыручы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

«Андрюшкино» агросәнәгать холдингы - Мамадыш районында урнашкан заманча, динамик үсештәге хуҗалык. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлеше - бакча җиләгенең (клубника), кура җиләгенең, карлыганның иң яхшы һәм башка җиләк-җимешнең иң яхшы сортларын үстерү. Алар органик авыл хуҗалыгында куллану өчен хупланды.

Үсентеләрне үзләре үстерәләр, шулай ук утыртма материалны бөтен Россия буенча ышанычлы һәм тикшерелгән җитештерүчеләрдән дә алалар. Хуҗалык утыртма материалны заказ буенча җитештерә. Җитештерелә торган продукция турында тулырак предприятие сайтында белергә мөмкин.

Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны: 9-800-444-16-70 яисә “Тест-Татарстан” Республика сертификацияләү методик үзәге” (РСМЦ) АҖендә 8 843 295 42 24 телефоны буенча консультация ала алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International