Росагролизинг «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә катнаша

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

«Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов эш визиты белән Татарстан Республикасына килде, бирдә ул «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә катнашты.

Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе үз эшен башлады. Чара агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен һәм бүген узган эшлекле форумны берләштерә.

Форум кысаларында Росагролизинг генераль директоры Павел Косов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов компания белән төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар.

Татарстан Республикасы - Росагролизингның күптәнге партнеры. Росагролизинг тарихында Татарстан агросәнәгать комплексына 24 млрд. сумга якын инвестиция кертелгән, 5200дән артык техника кайтарылган. 2020 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең төбәк рейтингында республика Росагролизингның инвестиция чыгымнары буенча беренче урынны алды, - диде Павел Косов.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика белән Росагролизинг арасында элек килешү төзелгән иде. Аның төп нәтиҗәсе – Росагролизингның ташламалы программалары ярдәмендә төбәкнең техника паркын модернизацияләү.

Яклар 2021 елга Росагролизингның Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеген үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләделәр – лизинг предметларына булган ихтыяҗны тәэмин итү - кимендә 780 авыл хуҗалыгы машинасы, шулай ук төбәктә машина-технология компаниясен җиһазлау проектын гамәлгә ашыру.

Килешүне имзалаганнан соң, Павел Косов һәм Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар” темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнаштылар. Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.

Моннан тыш, «ТатАгроЭкспо»да катнашу кысаларында Павел Косов Росагролизинг һәм «Республиканың инвестицияләр һәм инновацияләр буенча агросәнәгать үзәге» акционерлык җәмгыяте («РАЦИН» АҖ) арасында хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Росагролизинг «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә үз эшен 12 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Росагролизинг стендында компания экспертлары лизингка техника сатып алу һәм заявкалар бирү мәсьәләләре буенча аграрийларга консультацияләр бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International