Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә саллы өлеш керткән өчен бүләкләр тапшырылды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

10 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә саллы өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медаленә «Ремсельбурвод» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мәгъфур Миңнемуллин лаек булды.

“ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән Казан аграр университетының авыл хуҗалыгы җитештерүенә идарә итү кафедрасы доценты Нәҗип Хәйруллин бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале Сарман районының «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖенең җитештерү комплексы идарәчесе Диккать Хөснетдиновка тапшырылды.

«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә Азнакай районының «Престиж Агро-ЧАЛПЫ» ҖЧҖ механизаторы Фәндәс Шәрәфетдинов һәм Әгерҗе районының «С. - Омга» ҖЧҖ тракторчысы Василий Масленников лаек булдылар.

“Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә Чүпрәле районының «Государев Амбар» әзерләү буенча директор урынбасары Минзаһит Йосыпов, Лениногорск районының «Хәбибуллин Фәнзәт Зиннәтулла улы» КФХ башлыгы Фәнзәт Хәбибуллин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Зөһрә Сафина лаек булдылар.

«Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә Зеленодольск районының «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖенең автоколонна диспетчеры Тамара Преснякова лаек булды.

“Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме Кукмара районының «Әсәнбаш-Агро» ҖЧҖ савымчысы Мария Давыдовага, Нурлат районы «Сөләйманов Әхтәм Исмәгыйль улы» крестьян(фермер) хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Светлана Пайдугановага, Алабуга районы «Колос» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының терлек үрчетү технологы Нина Талапинага һәм Мамадыш районы «Азык-төлек программасы Агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖенең «Түбән Ушма» терлекчелек комплексының машина белән саву операторы Ирина Анисимовага бирелде.

“Татарстан Республикасының атказанган агрономы” исеменә Татарстан Республикасы Зәй районының «Восток» агрофирмасы «ҖЧҖенең» “Нива” җитештерү комплексы агрономия хезмәтенең әйдәүче агрономы Рифкать Шиһапов лаек булды.

“Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” исеменә «Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның ВСЭ лабораториясе мөдире Зимфира Хаҗиева һәм «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Тимур Галиев лаек булдылар.

Чара «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында җиңүчеләр дип танылган «Агро Лидер» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын (Каклаган татар казы) һәм «Алабуга азык-төлек комбинатын (Казан чәк-чәге) бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International