Рөстәм Миңнеханов:Безнең өчен республика кибет киштәләрендә үзебезнең продуктларны күрсәтә һәм аларны башка төбәкләргә чыгара ала торган сәүдә челтәрләре булу мөһим

2021 елның 5 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Х5 Retail Group ваклап сату компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә багышланган конференциядә катнаштылар. Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә узды

Конференция башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов, Марат Җәббаров һәм Х5 Retail Group компаниясенең төп башкарма директоры Игорь Шехтерман Татарстан товар җитештерүчеләре экспозицияләрен карадылар. Биредә сөт продукциясе, сырлар, май, туңдырма, каз һәм үрдәк итеннән продукция, казылык, икмәк, кондитер эшләнмәләре һәм Татарстанның «ЗМК», «Азбука сыра», «Рамай», «Татспиртпром», «ВАМИН Татарстан», «Камамбер» предприятиеләренең башка азык-төлек продуктлары куелган.

Конференциядә катнашучыларны, шул исәптән видеоэлемтә буенча катнашучыларны да, сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Х5 Retail Group арасындагы хезмәттәшлекне югары бәяләде.

«Татарстан һәм Х5 компаниясен күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Безнең республикада компаниянең 700дән артык кибете эшли. Соңгы 2 елда 2 яңа бүлү үзәге эшли башлады. 12 меңнән артык эш урыны булдырылган, якын арада тагын 550 урын барлыкка киләчәк. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 13 млрд сумнан артып киткән. Бүген Хезмәттәшлек турында килешү имзаланачак, без актив уртак эшне дәвам итәчәкбез», — диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр итүенчә, Татарстан җитештерүчеләре халыкның төп азык-төлек товарларына булган ихтыяҗын тулысынча каплый. Азык-төлек төренә кермәгән товарлар җитештерүче берничә предприятие дә уңышлы эшли. Ул билгеләп үткәнчә, пандемия чорында республикада азык-төлек белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр булмаган, җирле тәэмин итүчеләр үз бурычларын тиешенчә үтәгән.

 «Бүген безнең 100дән артык предприятие үз продукциясен Х5 кибетләренә китерә, Татарстан челтәрләрендә сатыла торган товарларның өчтән бер өлеше республикада җитештерелгән. Безнең күп кенә компанияләр Х5 белән хезмәттәшлек итәргә әзер яки  булган ассортиментны һәм аның географиясен киңәйтергә әзер. Товар җитештерү шактый катлаулы, әмма сату тагын да катлаулырак. Безнең өчен республика кибет киштәләрендә үзебезнең продуктларны күрсәтә һәм аларны башка төбәкләргә чыгара  ала  торган  сәүдә челтәрләре булу  мөһим.   Бу эшне төгәл оештырырга  кирәк. Монда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да җәлеп ителергә тиеш, кече бизнес белән эшләүне җайга салырга кирәк. Ешрак очрашырга, нәтиҗәләр ясарга кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 Конференция барышында X5 Retail Group компаниясенең төп башкарма директоры Игорь Шехтерман һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров базар үсеше тенденцияләре, шулай ук X5 һәм «Пятерочка» стратегияләре турында сөйләделәр. Җирле товар җитештерүчеләр компаниянең ассортимент булдыру  һәм яңа позицияләр кертү алымнары белән таныштырдылар, үз сәүдә маркасы астында товарлар җитештерү кысаларында үзара хезмәттәшлек итү, ихтыяҗны өйрәнү, клиентлар маркетингы  һәм азык-төлек продукциясенә карата таләпләр турында сөйләделәр.

Шулай ук конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм X5 Retail Group компаниясе  төп башкарма директоры Игорь Шехтерман йөзендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте  һәм X5 Retail Group компаниясе  арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Компания төбәктә, халыкка эш урыннары тәкъдим итеп, яңа кибетләр ачуны, кибетләр навигациясендә рус һәм татар телләрен куллануны  һәм җирле җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итүне дәвам итәчәк. Татарстан Хөкүмәте үз вәкаләтләре кысаларында ваклап сату сәүдәсе үсешенә, яңа логистик объектлар ачуга ярдәм итәчәк, шулай ук компаниядә кабул ителгән тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында X5 эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International