Мөслим районында яңа ашлык киптерү комплексы ачылды

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

«Август-Мөслим» ҖЧҖендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 47 миллион сумнан артыграк.

Җитештерүдә заманча җайланмалар кулланыла. Барлык процесслар автоматлаштырылган һәм диспетчер тарафыннан дистанцион контрольдә тора.

Сәгатькә 50 тонна җитештерү куәтенә ия объектта орлык әзерләү тулы циклда башкарыла. Җайланма чистарту, киптерү, калибровкалау һәм агулау операцияләрен башкара. Шул процесслар аша узып чәчелгән орлык югары шытым бирә, яхшы үсә һәм чүп үләннәренә бирешми. Нәтиҗәдә культураларның уңдырышлылыгы, продукциянең сыйфаты арта, шулай ук ашлама һәм пестицидларга чыгымнар кими.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру «Август-Агро» хуҗалыкларына чәчүне үзләре әзерләгән бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә предприятие «Август-Кама Тамагы» хуҗалыклары өчен ашлык җибәрә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International