Мамадышта «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале узачак

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 февральдә Мамадышта «ЅиппуФЕСТ»Бөтенроссия креатив чаналар фестивале узачак. Чараны Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.

SunnyФЕСТ - текә таулардан креатив чаналарда зур тизлек белән төшү буенча ачык фестиваль. Конкурсның приз фонды 150 мең сум тәшкил итә. Катнашучылар арасында җирле хезмәт коллективлары, республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан, күрше өлкәләрдән командалар, шулай ук Татарстанда эшләүче эре Төркия компанияләре вәкилләре бар.

 Сайлап алу критерийлары - кызыклы конструкторлык идеясе җулу, креатив экипировка, чаналарның финиш билгесенә кадәр төшү ераклыгы һәм төшү алдыннан гадәти булмаган перфоманс ясау. Җиңүчеләр компетентлы жюри тарафыннан һәм тамашачылар тавыш бирүе белән билгеләнәчәк.

"SunnyФЕСТ" - ярыш кына түгел ул, ә чын кышкы бәйрәм дә. Чара кысаларында шулай ук халык кәсепләре күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга, районның авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга, шулай ук коймак-великаннан һәм глинтвейннан авыз итәргә мөмкин булачак.

 800 кг авырлыктагы коймакны 2,5 метр диаметрлы табада  пешерәчәкләр. Аны Кукмара осталары әзерли. Пешерү процессын Россия Рекордлар китабы вәкиле күзәтеп торачак.

Фестиваль турында тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://sunny-fest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International