Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы аграрийларын рекордлы савым белән котлады

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

«Вахитов ис.» АХҖК крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче тапкыр тәүлеккә 100 тонна сөт саву чиген уздылар. Бу күрсәткечкә продуктивлыкны арттыру һәм савымны бер сыерга 11 150 килограммга җиткерү, шулай ук сыерлар санын 290 башка җиткерү исәбенә ирешелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы аграрийларын рекордлы савым белән котлады. Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевка юллаган телеграммада республика Президенты, бу -район җитәкчелеге ярдәме белән хуҗалык коллективының көйле, максатчан һәм профессиональ эше нәтиҗәсе, дип ассызыклаган.

“Кукмара муниципаль районында сөт җитештерүдә генетик куәте югары булган сыерлар санын арттыру Татарстанның барлык сөт терлекчелеген үстерүдә яңа перспективалар ача. Барыгызга да, бигрәк тә хәзерге катлаулы шартларда, намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез һәм югары казанышлар өчен рәхмәтемне бедерәм. Сезгә нык сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге, көч-куәт һәм барлык башлаган эшләрегездә уңышлар телим”, - диелә телеграммада.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, республикада 1 февральгә авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3793,6 тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул  ук чоры белән чагыштырганда 182,3 тоннага (105%ка) күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International