Авыл хуҗалыгы министрлыгында катнаш азык базарындагы вәзгыять турында фикер алыштылар

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында фураж ашлыгы һәм катнаш азык өчен компонентлар базарындагы бүгенге вәзгыять турында фикер алыштылар. Министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәргән киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан катнаш азык компонентларын җитештерүнең үзкыйммәтен киметү өчен комплекслы чаралар күрелә. Аерым алганда, бодай, арпа, кукуруз һәм көнбагышка экспорт пошлиналары билгеләнгән. Әлеге механизм эчке базарда бәяләрне тотрыкландырырга һәм, нәтиҗә буларак, терлекчелек продукциясенең бәясен арттырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, катнаш азык базарындагы бәяләрне оператив мониторинглау өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әлеге продукцияне җитештерүчеләрнең бердәм реестры булдырылды. Киңәшмәдә катнашучылар терлек азыгының үзкыйммәте структурасын анализладылар, 2021 елның беренче кварталында аларны җитештерү өчен чимал һәм компонентлар запаслары, шулай ук аерым төбәкләрне тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстанда фураж ашлыгына бәяләр кимү тенденциясе күзәтелә, ә республиканың дуңгызчылык һәм кошчылык хуҗалыклары яңа уңышка кадәр азык белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International