Авыл ипотекасы:Татарстанда яшьләр зур булмаган поселокларда яшәүне өстенрәк күрәләр

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада авыл ипотекасын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы директоры Ләлә Кудерметова, «Сбербанк» гавами  акционер җәмгыятенең партнерлар белән эшләү һәм ипотека кредиты идарәсе башлыгы Леонид Захаров, «Ак Барс Банк» гавами  акционер җәмгыятенең продуктларны ваклап сатуны үстерү дирекциясе директоры Александр Пронягин һәм «Ак Барс Банк» гавами акционер җәмгыятенең партнерлык каналы, эквайринг һәм автокредитлау идарәсе башлыгы Олег Исламов катнашты.

“Татарстан Республикасы 2020 елда Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» яңа дәүләт программасында катнашты. Республика буенча финанслау күләме 3085,2 млн. сум тәшкил итте, шул исәптән федераль бюджеттан – 1 328,7 млн.сум, республика бюджетыннан – 1 040,4 млн. сум, җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан – 715,8 млн. сум. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Россия буенча лидерлар өчлегенә керде”, - дип билгеләп үтте Марсель Мәхмүтов.

Ул, дәүләт программасы чараларының берсе - «Авыл ипотекасы», дип өстәде.

Проектның максаты - авыл җирендә яшәүче гражданнарны үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен 2026 елга 122 мең гаиләгә җитәрлек торакны файдалануга (сатып алуга) тапшыруны тәэмин итү юлы белән шартлар тудыру.

Марсель Мәхмүтов шулай ук, дәүләт программасы кысаларында дәүләт кредит оешмаларына ипотека кредитлары аракасында алынмый калган табышларны компенсацияләү өчен субсидияләр бирә, дип искәртте. Шуның ярдәмендә авыл территорияләрендә яшәүче гражданнар ипотека буенча ташламалы ставкага ия була яки ташламалы шартларда ипотека кредитын рефинанслый алалар.

Чыгышының ахырында ул 2020 елда Россельхозбанк тарафыннан авыл ипотекасы буенча кергән 8349 заявканың 1639ына 3 602 млн сумлык кредит бирелгән булуын билгеләп үтте. "Сбербанк" кергән 1096 заявкадан 50сенә 117,2 млн сумлык ипотека кредиты биргән. Ак Барс Банкы кергән 187 заявкадан 4есенә 5,6 млн сумлык ипотека кредиты биргән. 2020 елда республикада барлыгы 3 724,8 млн сумлык 1693 ипотека кредиты бирелгән.

2021 елда ипотека кредитлары бирү буенча чаралар дәвам итәчәк. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ипотека буенча процент ставкасын субсидияләү буенча финанслау лимитын арттыруны планлаштыра. 2020 елда Россия Федерациясе буенча 0,9 млрд. сум финансланган, 2021 елга 4,1 млрд. сум бүлеп бирү планлаштырыла.

«Авыл ипотекасы» ярдәмендә гражданнар җир кишәрлеге сатып алуга һәм анда торак төзүгә, яңа төзелгән фатир, әзер хосусый йорт, моңа кадәр булган кишәрлектә торак төзүгә 3 процентка кадәр ташламалы еллык ставка белән кредит рәсмиләштерә алалар.

Кредит 25 елга кадәр бирелә. Заем алучының үз кертеме - кимендә 10%. Кредитның иң чик күләме 3 млн. сум тәшкил итә. Беренче кертем итеп ана капиталын кулланырга мөмкин.

Ипотека авыл җирендәге яки халкы 30 меңнән артык булмаган шәһәрләрдәге җир йә торак өчен бирелә. Төзелешне подрядчы оешма белән подряд килешүе төзеп башкарырга кирәк. Подряд килешүе шартларында заемчыга ташламалы ипотека кредиты бирелгән көннән алып 24 айдан артмаган срокта индивидуаль торак йорт төзелешен тәмамлау каралган булырга тиеш.

Ләлә Кудерметова билгеләп үткәнчә, авыл ипотекасы буенча торакларны район үзәкләрендә дә сатып алырга мөмкин булса да, мөрәҗәгать итүчеләрдә кече поселокларга ихтыяҗ зуррак, Татарстан халкы әзер торак сатып алуны өстенрәк күрәләр, ипотека алу өчен күбрәк яшьләр мөрәҗәгать итә, аларның уртача яше 35 яшькә кадәр. Авыл ипотекасын рәсмиләштерү процедурасы гадәти ипотекага караганда күбрәк вакыт ала һәм документларны да күбрәк таләп итә, әмма болар барысы да һәр заемчыны һәм һәр күчемсез мөлкәт объектын федераль үзәк (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы) белән килештерү зарурлыгына бәйле һәм бу программа максатларын максималь дәрәҗәдә тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Банклар, авыл ипотекасы буенча процент ставкасы 3%тан артмаячак һәм хәтта, кайбер шартларны үтәгәндә, кимергә дә мөмкин, яшерен комиссияләр һәм башка «аскы өстәлмәләр» юк, дип ышандырдылар.

2021 ел яңалыклары:

1.Фатирны 5 каттан артык булмаган йортларда сатып алырга була;

2.Сатып алынган торакта 2 ел эчендә теркәлергә кирәк;

3.Йортны хәзер арендаланган җир кишәрлегендә дә төзергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International