Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эш сәфәре белән Лаеш районында булды

2021 елның 6 гыйнвары, чәршәмбе

4 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Лаеш районында булды. Ул Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов белән йөрде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы "Нармонка" агрофирмасында булды һәм яшелчәсаклагычның эшчәнлеге белән танышты.

"Татагролизинг" АҖ җитәкчесе Азат Җиһаншин аны яшелчәсаклагычның реконструкциясе һәм яшелчә эшкәртү линиясе белән таныштырды.

Биредә алар төзекләндерелгән складларны карадылар, шулай ук язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылачак яшелчәләрнең азык-төлек запасын бәяләделәр.

"Предприятие биналары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерелде. Агрофирма киләсе елга да әлеге төр дәүләт ярдәмен күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте", - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов.

Сәфәр ахырында министр предприятие эшен бәяләде, аңа алга таба үсештә булуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International