Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Яңа ел белән котлавы

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар, авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Яңа ел белән котлыйм!

2020 елда безнең республика авыл хуҗалыгын үстерүдә зур уңышларга иреште. Соңгы 12 ел эчендә рекордлы уңыш җыеп алынды. Без сөт җитештерү буенча ил күләмендә ышанычлы рәвештә алда барабыз. Татарстан халыкның төп туклану продуктларына булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итә.

Әмма иң мөһиме, әлбәттә, бәйрәм көннәрендә дә фермаларда, эшкәртү предприятиеләрендә армый-талмый эшләүче КЕШЕЛӘР, аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә безнең өстәлләребез һәрвакыт төрле нигъмәтләр белән тулы. Һәм бу тирән ихтирамга лаек!

Яңа ел тармак өчен генә түгел, ә тормыш юлларын шуңа бәйләүче һәркем өчен дә уңышлы булсын.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, тормышыгызда иминлек, һәм эшләрегездә уңышлар телим!

Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

ТР Премьер министры урынбасары –

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

М.А.Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International