Конкурентлык аша – сыйфатка

2021 елның 7 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Камада җәмәгать туклануы комбинатларын һәм ваклап сату сәүдә челтәрләрен азык-төлек белән тәэмин итүнең һәм аларның сыйфатын арттыруның базар механизмнары камилләштерелә.

Моның өчен вакыт белән сыналган ысул – конкурентлыкны үстерү. Ул «Түбән Кама» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының терлек сую, ит һәм яшелчә эшкәртү буенча гамәлдәге объектларын сафка бастыру белән кискенләшергә тиеш.

-Агымдагы елның май аенда без 39,8 млн.сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын оттык, һәм хәзер безнең бурыч - ике ел дәвамында сугым һәм эшкәртү заводы төзү, 50 кешене эшкә алу һәм заводның җитештерү куәтен сменага 20 тоннага җиткерү, - дип сөйли кооператив рәисе Евгений Абрамов.

Һәм болар матур сүзләр генә түгел. Кооператив буш урында төзелмәгән. Әйтергә кирәк, Евгений Алексеевичның үзенең инде берничә ел эшләп килә торган яшелчә һәм ит эшкәртү буенча кечкенә генә цехы бар, анда продукцияне саклау өчен суыткыч җайланмалары да урнаштырылган. Чимал белән тәэмин итүчеләрнең кайберләре белән, алар, нигездә, Түбән Кама районы хуҗалыклары һәм крестьян хуҗалыклары, үзара файдалы элемтәләр җайга салынган. Айга 20 тонна ит сатып алына һәм эшкәртелә.

-Кооператив эшли инде, аның турында шәһәрдә яхшы беләләр, аның белән җәмәгать туклануы предприятиеләре бик теләп килешүләр төзиләр, - ди Түбән Кама районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Мәүләвиев. – Без, әлеге кооперативның эшкәртү объектларын файдалануга тапшыру, аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру нәтиҗәсендә безнең мәктәпләр һәм балалар бакчалары өзлексез һәм иң югары сыйфатлы продукция алыр, дип өметләнәбез.

Хәзерге вакытта кооперативта 24 пайчы бар. Бу, нигездә, Түбән Кама янәшәсендәге крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Кооператорларның базар исәп-хисабы шуннан гыйбарәт - кооператив составында продукцияне гарантияле сату җайга салыначак, шулай ук терлек һәм терлек азыгын күпләп сатып алу аркасында аның үзкыйммәте кимиячәк.

-Кайберәүләр уйлаганча без майда, балда  гына йөзмибез, - ди Евгений Абрамов. - Квалификацияле кадрлар җитми, кредитлар алу авыр, продукциябез өчен түләүдә тоткарлыклар бар. Әмма вектор билгеләнгән, безнең тәҗрибәбез, максатыбызга ирешү теләгебез бар, һәм безгә дәүләт ярдәм итә. Димәк, без җиңәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International