Теләче районыннан инженер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән фермер булды

2021 елның 5 гыйнвары, сишәмбе

Авылда урта һәм кече бизнеска ярдәм итү буенча «Агростартап» дәүләт программасы инициативалы кешеләрнең эшлекле активлыгын арттыруда мөһим этәргеч булды.

"Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасын үстерү" илкүләм проектының икенче елы тәмамлана. Инде 200гә якын авыл кешесе шушы ярдәм юнәлеше буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсларында җиңүче булды.

Теләче районыннан Айрат Вилданов - эшкуарлык белән җитди шөгыльләнергә карар кылучыларның берсе. Башта язмышыңны урманчылыкка бәйләп, ничек соң хәзер авыл хуҗалыгында уңышка ирешеп була? Айрат Мәгъфүр улы Мари Политехник институтын тәмамлаган һәм урман хуҗалыгы инженеры булып эшли башлаган.

Бездә аграр бизнесны уңышлы үстерүче педагоглар, төзүчеләр, энергетиклар, елгачылар азмыни соң?! Теләк, омтылыш булса һәм хезмәтне яратсаң, уңыш киләчәк. Айрат Вилданов та шулай фикер йөртә, ә ул эшчәнлек юнәлешен - балачактан үзенә таныш булган сарыкчылыкны сайлый. Әти-әнисе йортында сарыклар һәрвакыт булган, егет чакта ул аларны карарга, ашатырга, эчерергә, хәтта йоннарын кыркырга да булышкан.

Кыскасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе 300 башка исәпләнгән сарык фермасы төзү буенча бизнес-планны караганнан һәм грантка дәгъва кылучының чыгышын тыңлаганнан соң, нәтиҗә уңай була - лаеклы карар чыгарыла.

...Хәзерге вакытта Олы Саурыш авылы янында сарык фермасы төзелә. Нигезе салынган, терәк баганалар куелган. Төзелеш материаллары кайтарылган.

-Хәзер йорт янындагы сарайда ике йөз сарык бар, шул исәптән йөз ана сарык, - ди Айрат Мәгъфүр улы. – Киләсе елда ферманы төзеп бетереп, сарыклар санын өч йөзгә кадәр җиткерү - минем шартнамә бурычым. Шуны булдырырга тырышачакмын.

Фермер Вилдановның 100 гектарга якын җире бар, шул исәптән 44 гектары – үз миллкендә, ике тракторы, тагылма машиналары бар. Ул печән өчен күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар үстерә. Кышка азык запасы җитәрлек әзерләнгән.

-Бик тырыш, җаваплы кеше, - дип характерлый фермер Вилдановны Олы Мишә авыл җирлеге секретаре Наилә Мөхәммәтҗанова. – Ышанам - ул барысын да булдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International