Мөхәммәтшин роботлары һәрчак төзек

2021 елның 1 гыйнвары, җомга

Саба районының «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгы кулланучыларга һәркөнне 16 тонна югары сыйфатлы сөт төяп озата.

Бу хуҗалык күп еллар инде тотрыклылы булуы белән башкалардан аерылып тора. Югары уңыш. Югары савым һәм артым. Ә яхшы нәтиҗәләрдән югары нәтиҗәләргә ирешү моннан 10 елга якын элек булган.

-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган аграрийлар төркеме составында мин Швециядә булдым, - дип сөйли Зөфәр Зиннәт улы. – Без биш фермер хуҗалыгында, шул исәптән роботлаштырылган фермаларда булдык. Менә шул вакытта инде алардагы кебекне төзү фикере туды да.

Һәм төзи дә ул аны. 100 млн. сумнан артык кредит алып төзегән. Ничек итеп бурычка шундый акчалар ала алган ул? Бу аның сере. Алган да, эшкә дә тоткан. Кредит оешмасына 150 миллион сумнан артык акча кайтарып, бурычларын түләп тә бетергән. Фермерның бар эшләре уңышлы килеп чыккан бит:роботлаштырылган фермада көн-төн дүрт “тимер сыер савучы” армый-талмый эшли, 280 сыерга хезмәт күрсәтәләр алар, савымнар югары – һәр сыердан тәүлеккә уртача 30 килограммнан артык сөт савып алалар. Шул ук вакытта калган 350се уртача 21-22 килограмм бирә. Начар түгел түгелен, әмма - азрак.

Уйлап карасаң, моңа гаҗәпләнәсе юк. Роботка карыйсың:әйтергә кирәк - матур түгел. Ә аның янына сыер үзе теләп, ирекле рәвештә килә, «тимер кеше» шундый итеп аны иркәли, сыерның хәтта аның яныннан китәсе дә килми бугай. Роботның кәефе башка сыер савучыларныкы кебек үзгәрүчән түгел:савым алдыннан һәрвакытта да сыер имчәкләрен яхшылап юа һәм массаж ясый, саву стаканнарын имчәкләргә кигезә. Вакуумда – катгый куелган басым. Терлекләр тыныч, бернинди борчылу юк. Ә алларына тәмле катнаш азык салынган була.

Әмма механизмнар, билгеле булганча, үзләре дә яхшы тәрбиягә мохтаҗ. КФХ аларның үзләренә дә тиешле хезмәтне күрсәтә, һәм уңышның сере дә нәкъ менә шуның белән аңлатыла.

Зөфәр Зиннәт улы - хуҗалыкның баш мие, аның улы Фәрит – хәрәкәтләнү  көче. Фермер хуҗалыгында Зөфәр Зиннәт улының кызы Фәридә, Фәритнең хатыны Лилия дә эшлиләр.

КФХ уңышлы эшләп килә. 2020 елда, тиешле дәүләт ярдәменә исәп тотып, яңа бозаулар абзары төзеп бетергәннәр, 5 яңа ашлык саклау урыны төзегәннәр, 20 млн. сумга яңа техника сатып алганнар. Хезмәт хакы әйбәт һәм ул вакытында бирелә, хезмәткәрләр шәхси ярдәмче хуҗалык тоту өчен ашлык һәм печән белән тәэмин ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International