Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар өчен Биектау районының “Элита” баш нәсел предприятиесенә Үгез Елына багышланган матбугат туры оештырды, анда Татарстанның иң матур һәм батыр үгезләре тотыла.
Танып-белү экскурсиясен «Элита» баш нәсел предприятиесе директоры Фәннур Зарипов үткәрде.
Чара башында журналистлар орлыкларны фасовкалау һәм туңдыру (ясалма орлыкландыру өчен) лабораториясендә булдылар, орлык сыйфаты нинди параметрлар буенча бәяләнгәнен зур экранда күрделәр. Лабораториядә журналистлар орлыкны фасовкалау процедурасын күзәтә алдылар.
“Монда генетик материалны фасовкалау һәм туңдыру эшләре алып барыла. Тикшеренүләр кысаларында орлыкларның сыйфатын һәм концентрациясен бәяләү буенча эш оештырылды. Бүгенге көндә без 10нан артык токымлы орлык материалын саклыйбыз. Бер үгездән елына 20 мең дозага якын орлык материалы алырга була”, - дип билгеләп үтте Фәннур Зарипов.
Матбугат туры кысаларында кунаклар Татарстанда яшәүче үгезләрнең иң кызыклы – аклы-каралы, голштин, герефорд һәм абердин-ангус токымнары белән таныштылар, шулай ук бу үгезләрдән күпме бозау туганын һәм андый нәселләрнең нинди рекордлар куйганын белделәр.
Терлекләрдә кайбер кушаматлар тугач ук барлыкка килә, ә кайберләрен предприятие хезмәткәрләре үзләре уйлап таба. Алар арасында «Миф», «Аристотель», «Лунтик» һ. б.лар бар.
Мәсәлән, голштин токымлы «Айрон» - Америка үгезе. Аның моңа кадәрге буыннары арасында арасында Шотл кебек танылган үгезләр бар. Лактация чорында анасы 13234 кг сөт бирә. Бу токымдагы үгезләрнең аяк буыннары нык була, алар савымны яхшырта, сөттәге май һәм аксым күләмен арттырырга сәләтле, продуктив яшәешне арттыра, имчәкләрнең формасын һәм текстурасын яхшырта, нәсел үсешен арттыра, орлыкларның зур фертильлеген арттыра, сөттә соматик күзәнәкләрнең түбән булуын, маститларга бирешмәүне тәэмин итә. Бүгенге көндә әлеге үгездән 3600 теше бозау туган.
Очрашу ахырында «Элита» баш нәсел предприятиесе АҖ директоры Фәннур Зарипов көн тәртибе һәм үгезләрне тукландыру турында сөйләде.
“Аларны аз ашатабыз, шәхси рацион буенча гына. Алар көнгә өч килограммнан дүрт килограммга кадәр катнаш азык һәм печән ашый алалар. Кышын һәркөнне чыгып йөриләр, йокларга гына керәләр. Ә җәй көне даими рәвештә ачык һавада торалар”, - дип билгеләп үтте ул.
Белешмә өчен:
«Элита» баш нәсел предприятиесе - Россиянең җитештерүче үгезләр орлыкларын җитештерү һәм сату буенча иң эре предприятиеләренең берсе – үз тарихын 1977 елдан бирле алып бара.
Аның төп бурычы - иң гайрәтле үгезләрне кулланып ясалма орлыкландыру ысулларын гамәлгә кертү юлы белән эре мөгезле терлекләрнең продуктив сыйфатын яхшырту. Уникаль методикалар һәм алдынгы җайланмалар иң яхшы сыйфат күрсәткечләре булган үгезләрне сайлап алу мөмкинлеген бирә. Предприятиедә АКШ, Германия, Голландия, Канада һ.б. илләрдән дөньякүләм селекцияле 60 баш үгез бар. Быел Европадан, Нидерландтан, Германиядән һәм Франциядән үгезләр кайтару планлаштырыла.