Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге эше бөтенроссия дәрәҗәсендә танылды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Алтын көз – 2020” 22 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе нәтиҗәләре буенча тармак конкурсларына йомгаклар ясаплды.

Конкурс йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосындагы “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге” кече хуҗалыкларны үстерү чараларын нәтиҗәле гамәлгә ашырган өчен “Авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм ярдәм өлкәсендә иң яхшы компетенцияләр үзәге” номинациясендә алтын медаль һәм I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Конкурсантлар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:гражданнарга һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме алуда ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм Россия Федерациясе субъектында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә ярдәм итә торган чаралар уздыру.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге тарафыннан республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларына авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә мәгълүмат, консультация һәм методик хезмәт күрсәтү, дәүләт ярдәме алган авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә мониторинг уздыру, кооперативларның инвестицион проектларын оештыруда һәм гамәлгә ашыруда катнашу, шулай ук агросәнәгать паркларын төзү һәм аларны кооперативларның оператив идарәсенә тапшыру буенча чаралар оештыру эше оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, авыл хуҗалыгы кооперациясен төзү һәм дәүләт ярдәме чаралары алу турында тулырак мәгълүматны сайтта яки кайнар линия телефоны 8(800)444-16-70 аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International