Татарстан үлән чәе:сәламәтлек өчен файдасы һәм пенсионерлар өчен өстәмә керем

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Лаеш районында гадәти булмаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли – ул дару үләннәре, җиләк-җимешләр әзерләү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә.

-Татарстан - чәй яратучылар Республикасы, - ди авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рамил Яруллин, елмаеп. - Билгеле булганча, статистика буенча, Татарстанда яшәүче бер кеше көнгә уртача 6-7 чынаяк чәй эчә, бу Россия буенча караганда 20%ка күбрәк. Без дә дуслар белән - иискәрмә түгел. Тик бервакыт бездә башка төрлерәк чәй эчү теләге барлыкка килде һәм без кара чәйдән үлән чәйләренә күчтек, безгә бу бик ошап китте. Тәмле дә, файдалы да. Ә аннары гадәткә кереп киткән бу кызыксыну бизнеска әверелеп китте.

«Заготовитель» кооперативы 2019 елның язында теркәлде. Ә хәзер анда 94 пайчы бар. Болар, нигездә, илнең 5 төбәгеннән - Татарстан, Кырым, Адыгей, Алтайдан, Мәскәү өлкәсеннән - крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Алар барысы да үләннәр, шулай ук җиләк-җимеш үстерү һәм әзерләү белән шөгыльләнәләр.

-Мин кооперативка 2019 елда кердем, - дип сөйли Лаеш районының Троицкий бистәсендә яшәүче Галина Афанасьева. - Безнең йорт урманда тора, шуңа күрә бакчабыз да, сарайлар да юк. Ә миңа, пенсионерга, тагын нәрсә эшләргә? Кыргый үләннәр  җыям шулай. Быел кура җиләге, карлыган, иван-чәй һәм юкә чәчәкләре җыйдым, аларны киптердем дә кооперативка 50 мең сумга саттым. Пенсиягә бер дә артык өстәмә түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International