"Үземне белгәннән бирле мин әти белән кырда булдым!»:Җиргә мәхәббәте Апас районы агрономына уңдырышлылыкны арттыруда ничек ярдәм иткән?

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Үзләренең көндәлек хезмәте белән хөрмәт һәм дан казанган гади кешеләр турында яза торган безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының бүгенге герое - 22 елдан артык агроном булып эшләүче Альберт Газиз улы Хөснетдинов.

“Үземне белгәннән бирле мин әти белән кырда булдым. Үрнәк алырдай кешеләр дә һәрчак янәшәдә булдылар. Башта трактор, комбайнда эшләдем. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Аннан соң читтән торып югары белем алдым. 1995 елда агроном булып эшли башладым. «Ибраһимов һәм К» хуҗалыгында 26 нчы урак өстен уздырдым», - дип, искә ала Альберт Газиз улы.

Альберт Хөснетдинов 1974 елның 13 мартында ТАССРның Апас районы Шәмбалыкчы авылында туган. Балачактан ук җирдә эшләргә яраткан. Авылда үскән, шуңа күрә дә туган җир сулышын, аның көчен тоеп яши.

Аның эш көне таңнан башлана. Хуҗалык идарәсенә нарядка барганчы ул башта барлык кырларны да карап чыга. Аннары хуҗалык җитәкчесе белән эшләрнең торышы турында фикер алыша. Ә җәй көне басуларны көнгә өч тапкыр – иртән, көн уртасында һәм кичен йөреп чыга, шуннан соң җентекле анализ ясый. Әмма агроном өчен иң җаваплы чор урып-җыю эшләре вакытында башлана, бу вакытта кырларның торышы сәгать саен үзгәрә бит.

Ул эшләгән чорда «Ибраһимов һәм К» АХП ҖЧҖендә бөртекле культураларның уңдырышлылыгы кискен артып китә. Мәс., 2019 елда бөртеклеләр уңышы гектардан 46 центнерга җитә, бер баш терлеккә исәпләгәндә, 32,8 ц. коры һәм сусыл азык әзерләнгән, 4602,4 тонна ашлык җитештерелгән. Турыдан-туры аның җитәкчелегендә хуҗалыкта, үсемлекләрне яклау чараларыннан, минераль һәм органик ашламалардан нәтиҗәле файдалану чараларын кулланып, туфрак эшкәртүнең комплекслы системасы гамәлгә ашырыла.

Альберт Хөснетдиновның һәр әйткән сүзендә, һәр җөмләсендә туган җиргә, аның табигатенә мәхәббәт, гаиләгә хөрмәт, ихласлылык һәм гадилек чагыла. Ул үзе дә игелекле сүз, киңәш һәм эш белән ярдәм итәргә һәрчак әзер.

«Авылдашларына ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер. Үз эшен төгәл белә. Һөнәрнең барлык серләрен белеп эшли, барлык технологияләрне дә үти, игенчелектә алдынгы алымнарны өйрәнә», – диләр аның турында хезмәттәшләре Рузалия Гыймранова белән Ландыш Идрисова.

Шулай да аның төп ярдәмечсе һәм таянычы – гаиләсе.

«Хәтта миңа төнге 2дә өйдән чыгарга кирәк булганда да, хатыным мине тәмле, кайнар чәй эчереп озата һәм әйләнеп кайтканчы йокларга ятмый. Рәхмәт аңа моның өчен. Мин шулай ук әти-әниемә, җитәкчебез Таһир Ибраһимовка һәм миңа хезмәт тәрбиясе биргән коллективыма бик рәхмәтле», - ди Альберт Хөснетдинов.

2008 елда Альберт Хөснетдинов, иң яхшы агроном буларак, район башлыгының Рәхмәт хатын алды. 2014 елда агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә 2020 елда ул «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International