Марат Җәббаров яңа World Skills – “Цифрлы игенчелек” компетенциясенә старт бирде

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетында 2020/2021 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының яңа – «Цифрлы игенчелек» компетенциясе ачылды. Чараны Казан ДАУ ректоры Айрат Вәлиев ачты.

Катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте.

 “Республикада беренче тапкыр «Цифрлы игенчелек» дигән яңа компетенция старт алды”, – дип билгеләп үтте ул. Министр ассызыклаганча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Цифрлы авыл хуҗалыгы» проектын гамәлгә ашыра, ул үз алдына амбициоз максатлар куя – цифрлы технологияләр 2024 елга авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырырга ярдәм итәргә тиеш.

“Авыл хуҗалыгын цифрлы трансформацияләү өчен заманча белемле белгечләр, шулай ук аларга ярдәмгә килүче  яңа «акыллы» карарлар кирәк. Нәкъ менә сезнең алда якын киләчәктә Россия аграр җитештерүен цифрлы технологияләргә күчерүне тормышка ашыру бурычы тора”, - диде Марат Җәббаров.

 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аграр университетны тәмамлаучыларга агросәнәгать комплексы өлкәсендәге хезмәт базарында ихтыяҗ зур. Күп кенә эш бирүчеләр яшь белгечне студент чорыннан ук үзенә җәлеп итәргә тырыша.

Шул ук вакытта университетта аны тәмамлаучыларны Министрлык белән берлектә эшкә урнаштыру буенча зур эш алып барыла: ел саен эш бирүчеләр белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һ.б. оештырыла. Бу яшь белгечне белгечлеге буенча беркетеп калуга гына түгел, ә яшьләргә югары уку йортын тәмамлаганнан соң ук эшкә урнашырга, уңышлы карьера төзергә һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International