Татарстанлылар «Россия тәмнәре” конкурсында Алабуга квас эчемлеге өчен тавыш бирә алалар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Алабуга квас эчемлеге"н ("Алабуга азык-төлек комбинаты" ЯАҖ) төбәк брендларының «Россия тәмнәре» беренче илкүләм конкурсында катнашуга тәкъдим итте.

Квас - бик борынгы эчемлек. Квас белән сыра арасында була торган беренче прототиплар Мисырда безнең эрага кадәр 3 мең еллар элек барлыкка килгән булган, ә менә татар ашлары арасында квас чагыштырмача күптән түгел барлыкка килә. Мәсәлән, арыш квасы болгарларга рус сәүдәгәрләре аша керә. Элек-электән Казан монастырьларының квасы бик яхшы саналган.

Алабуга квас эчемлеге барлык сыйфат критерийларын үтәп әзерләнгән. Аның рецептурасы традицион квасларга нигезләнә һәм тамыры белән борынгы заманнарга барып тоташа. Квас составына арыш һәм бодай оныннан коры катнашма, ферментланган коры арыш оны (солод), түбән калорияле купажлы сироп, 100% натураль квас сосласы һәм натураль алма согы керә.

Ферментланган арыш оны - кыйммәтле савыктыру үзлекләренә ия универсаль продукт. Ул эчемлеккә матур куе төс кертә һәм яңа гына пешеп чыккан арыш ипиенең тәмен бирә. Квас фильтлаштырылган, чистартылган һәм йомшартылган судан әзерләнә.

Эчемлек үзенең кабатланмас матур куе төстә һәм чын икмәк тәме килеп торуы белән үзенчәлекле. Үзенең уникаль составы аркасында ул организмга уңай тәэсир итә һәм сусауны бик яхшы баса.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исегезгә төшерә, «Вкусы России» сайтында 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр халык тавыш бирү оештырылган. Номинант өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International