Кыюрак булыгыз! Татарстанда «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проекты эшли башлады

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

Эшче төркемнәр Татарстанның Арча һәм башка берничә районында мәгълүмати-консультацион очрашулар, һөнәри юнәлешләр, семинарлар/тренинглар, видеоконференцияләр һәм вебинарлар уздырдылар инде.  

Проект кысаларында урыннарга чыгу төгәл графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин:

 https://docs.google.com/document/d/1V9k_9LOfrDs3XC4kXg92KM-EcjztofoPf-BoDoCrIlY/edit?usp=sharing

Шундый очрашулар барышында һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары белем бирү оешмаларының авыл территорияләрендә эшкә урнашырга һәм практика (стажировка) узарга теләүче чыгарылыш укучыларын анкеталау һәм аларның реестрын булдыру алып барыла. Бу мәсьәлә буенча проектта катнашучыларны Казан дәүләт аграр университеты һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары координацияли.

Республикада эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә чарада катнашучылар өчен ZOOM платформасы аша дистанцион тоташу оештырылган. Тоташу идентификаторы:  459 772 9499, файдалану коды: 985632.

Белешмә өчен: "Авылда үз эшеңне ач – кыю бул! проекты инде 7 ел буе уңышлы гамәлгә ашырыла торган «Мәгълүмати-консультация бригадалары» проектының дәвамы булып тора. Проект эшләү чорында анда 60тан артык төбәктән 350 меңләп кеше катнашты. Проект кысаларында 3 200дән артык очрашу үткәрелде. Проект үзен авылда үз эшеңне ачу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерүне арттыру өчен уңышлы тәҗрибә буларак күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International