Безнең фермер: Черри Велли үрдәк ите, ат ите, сыр, бал һәм алкогольсез шәраб – барысы да «Хәләл» стандарты буенча

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Казанда Мәрҗәни урамындагы 16 йорт адресы буенча урнашкан «Безнең фермер» уникаль товар мәйданчыгы актив эшчәнлек алып бара һәм үсешен дәвам итә.

Күрсәтелгән продукциянең ассортименты шаккатырлык, ә төп продукт – үрдәк ите. Биредә чи үрдәк тә, каклаганы, ысланганы да бар, паштетлар, сосискалар, ярымфабрикатлар. Кесәсендәге акчасына карап, һәркем үзе теләгән продукцияне сатып алырга мөмкин. Һәм болар барысы да бик матур күренә, соклангыч. Ә бит әле бер ел элек кенә биредә мондый кибет юк иде.

 - Мин кибеткә июнь аенда, ягъни ярты ел элек эшкә урнаштым, - дип сөйли сатучы Лилия Әхмәтшина. – Миңа монда барысы да ошады, чөнки монда дәртләнеп, иҗат иткән кебек эшлисең.  Мәсәлән, һәр иртәне без мичтә үрдәк итеннән өчпочмак, сумса, бәлешләр  пешерүдән башлыйбыз. Һәм бездә боларны даими сатып алучылар да бар. Шулай ук барлык теләүчеләр өчен дегустацияләр үткәрәбез.

Кибет бинасы шактый зур. Республика башкаласының үзәгендә мондый сәүдә ноктасы булдыру өчен ныклы запасың булу кирәк. Ачыкланганча, ул бар икән.

Ачыктан-ачык сөйләшү барышында “Рамай” фермер хуҗалыгы директоры Фәрит Хәйретдинов максатына ирешү юлында, башка фермерлар кебек үк, аңа да төрле сынаулар узарга, кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килүе турында сөйләгән иде. Әмма ул югалып калмый, кыенлыкларга, каршылыкларга бирешми. Аңа шулай ук бизнес буенча партнерлар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме һәм максатына ирешү теләге ярдәм итә.

 Бүген Лаеш районының Никольское авылында элеккеге ташландык сыер абзарларын төзекләндереп корылган үрдәк фермасы - «Рамай» ҖЧҖ эшли. Биредә җитештерүнең тулы циклы булдырылган: ата-ана үрдәкләр, инкубаторлар, бәбкәләр өчен урыннар, сугым цехы, эшкәртү. Сыйфатлы ит өчен Англия токымыннан Черри Велли үрдәкләре бик тиз үсәләр, аларның ите майсыз була һәм андый иткә ихтыяҗ көннән-көн арта. Сату бүлеге җитәкчесе урынбасары Резидә Синицина үрдәк итен сату маршрутларын күрсәткәч, бу әкияткә тиз генә ышану кыен булды. Болар - танылган сәүдә челтәрләре, аларга керү турында күпчелек фермерлар хыяллана да алмый: “Магнит”, "Лента.ру», «Метро», «Бәхетле», «Эдельвейс», «Ашан». «Рамай» бренды астында үрдәк ите күпләп Мәскәүгә, Санкт-Петербургка һәм көнчыгышка – Владивостокка, Хабаровскига, Төмәнгә, Магнитогорскига китә. Предприятиедә һәркөнне симертелгән 3000 үрдәк суела.

«Рамай» үрдәкләре башка җитештерүчеләрнең шундый продукциясеннән нәрсәсе белән аерыла соң?

- Безнең предприятиедә нинди дә булса гормональ препаратлар һәм үсеш стимуляторлары өстәлмәгән кыяклы натураль азык кулланыла. Барлык хәләл стандартларга туры килә торган продукция җитештерелә, - дип аңлата сату бүлеге җитәкчесе Рөстәм Чегадаев.

 Кибет киштәләрендә башка фермерларның да продукциясе сатыла, болар: ат ите, сырлар, бал, ярымфабрикатлар, минераль су, алкогольсез шәраб һәм тагын башка күп төрле продукция. Сатып алучыларны Казан шәһәре, Мәрҗәни урамы, 16 йорт адресы буенча көтеп калалар. Сатыла торган барлык продукция “Хәләл” стандартына туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International