Авыл хуҗалыгы ярминкәләре: көннең салкынча булуына карамастан, сәүдә иртә таңнан гөрләп эшли башлады

2020 елның 14 ноябре, шимбә

Бүген, Казанда, Түбән Камада, Чаллыда һәм Зеленодольск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килгән иде.

 Көннең салкынча булуына карамастан, сәүдә иртәнге сәгать 6дан гөрләп бара иде инде. Сатып алучылар җирле җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән булган ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, шикәр, он һәм башка әйберләр белән үз букчаларын һәм арбаларын тутырдылар. Фермерлар да үзләр җитештергән, үстергән продукциянең сатылуына шат иделәр. 

 Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре тикшереп чыктылар. Барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде. Үзләренә тагын нинди продукция кирәклеге турында шәһәрлеләр ярминкә мәйданчыкларында ук хәбәр итә алалар, моның өчен махсус әрҗәләр каралган яисә эш көннәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Кайнар линия»сенә шалтыратыргә мөмкин. 8-800-4444-16-70 телефоны буенча шулай ук ярминкәләрнең адресларын, продукция ассортиментын ачыкларга, үз теләкләрегезне һәм искәрмәләрегезне калдырырга мөмкин.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ярминкәләргә иртә таңнан килүчеләр – әлбәттә инде, өлкән буын кешеләре. Иртәнге 5тән үк киләләр, ә көннәр салкыная бара, шуңа күрә бүген дә мәйданчыкларда камыр ризыклары белән кайнар чәй өстәлләре оештырылган иде.

Сатып алучылар, ярминкәләрнең җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә концерт программасы һәм һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән чын бәйрәм булуын да билгеләп үттеләр.

Ярминкәләр кебек, мондый социаль әһәмиятле чараларны оештыру Министрлык белгечләре өчен бик мәшәкатьле һәм җаваплы булуга карамастан, бу эш, һичшиксез, алга таба дәвам итәчәк.

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International