Хуҗәмәт ремонт-механика заводы, сортлы һәм сыйфатлы чәчү орлыклары алу максатында, бөртекле, кузаклы, техник һәм майлы культураларны, ярма культураларын, кукуруз һәм үлән орлыкларын эре һәм вак чүп катнашмаларыннан башлангыч, беренчел һәм икенчел чистарту өчен билгеләнгән триер цилиндрлы МЗК сериясеннән булган ашлык чистарту машиналарын җитештерә башлый, чистарту һава агымы, иләк һәм триер цилиндрлар ярдәмендә башкарыла.
Хәзер предприятиедә ике триер цилиндрлы МЗК-7СТ машинасын серияле җитештерүне башлап җибәрүгә җыеналар. Машиналар ике тупламада чыгарыла: стационар МЗК-7 һәм үзйөрешле МЗК-7С. Алар электр двигателе егәрлеге 4 кВт яки 7,5 кВт булган вентиляторлар, бер яки ике яктан ягулык кертү җайланмасы белән, бер яки ике элеваторлы вентиляторлар белән комплектлана алалар.
Тәҗрибә үрнәге сынауларның беренче этабын узды һәм «Үзәк-кара туфрак машина сынау станциясе» ФДБУ тарафыннан уңай бәяләнде.
МЗК сериясе машиналары бәяләр ягыннан аналогларыннан өстенрәк, чөнки аларның бәясе 2,5-4 тапкырга кимрәк. Мәсәлән, ашлык чистарту буенча 13,5 кВт егәрлекле МЗК-7СТ катнаш машинасы 1 385 мең сум тора һәм аны Росагролизинг аша сатып алырга мөмкин.
Татарстан җитештерә торган ашлык чистарту машиналары технологик линияләрнең җитештерүчәнлеген 2,5 тапкыр арттырырга, орлык материалын сыйфатлы эшкәртү араксында уңышны гектардан 8-12 центнерга арттырырга мөмкинлек бирә һәм алар 1 сезон эчендә үзләрен аклыйлар.
Авыл хуҗалыгы техникасын сатып алу, лизинг программалары, субсидияләр бирү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны - 8-800-444-16-70 буенча консультация алырга мөмкин.
Белешмә өчен:
Хуҗәмәт ремонт-механика заводы, күпьеллык тәҗрибәсе булган предприятие буларак, ашлык чистарту машиналары һәм җайланмалары җитештерү , ашлык чистарту комплексларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук тракторлар һәм комбайннар частьләрен һәм агрегатларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча тиешле хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә.
Предприятие техникасыннан Россия Федерациясенең күп төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә файдаланалар. Предприятие тотрыклы рәвештә үсә, җитештерү күләмен арттыра һәм сату базарларын киңәйтә.