Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерүгә Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе – Агрокөч зур өлеш кертә

2020 елның 16 октябре, җомга

Бу хакта бүген предприятиедә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хезмәткәре көненә багышланган чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

«Бүген Татарстан - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча илнең алдынгы төбәкләреннән берсе һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча лидерлар бишлегенә керә. Илнең 2,4% авыл хуҗалыгы җирләрен биләп, республика аның тулаем продукциясенең 4,2%ын җитештерә. Татарстанда авыл хуҗалыгы үсешенә Идел буенда алдынгы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе һәм Россиянең иң эре агрохолдингларының берсе – Агрокөч үзеннән зур өлеш кертә», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Холдинг составына керүче предприятиеләр Татарстан һәм Россия агросәнәгать комплексының мөһим элементлары булып торалар. «Чаллы-Бройлер» кошчылык комплексы кош ите җитештерү буенча федераль лидерлар рәтенә керә, «Зәй шикәре» заводы - Россиядә шикәр комы җитештерүче әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе. Холдингның орлык заводы Россиядә иң эреләрдән санала һәм Россиядә аңа аналоглар юк. Катнаш азык заводы Татарстан Республикасының һәм Идел буеның башка төбәкләренең ит һәм сөт җитештерүче предприятиеләрен катнаш азык белән тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, холдинг шулай ук Идел буенда авыл хуҗалыгы тармагының иң эре инвесторларыннан берсе, дип, билгеләп үтте. 2020 елда холдинг үз проектларына миллиард сумнан артык акча юнәлдергән. Бүгенге көндә холдинг Татарстан Республикасында берничә эре проектны гамәлгә ашыра. Алар арасында - Россиядә беренче азык-төлек кластеры булдыру, ул республикада кырдан алып кибет киштәсенә кадәр продукция җитештерүнең ябык циклын оештырырга, аның сыйфатын һәм иминлеген барлык этапларда контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

"Предприятиедә цифрлаштыруга, экологик проектларга, җитештерү процессларына инновацияләр кертүгә зур игътибар бирелә, әмма, иң мөһиме, теләсә кайсы предприятиедәге кебек, әлбәттә, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән предприятие һәм тулаем тармак үсешенә зур өлеш кертүче кешеләр», - дип, билгеләп үтте министр һәм ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, экспортны арттыру, федераль һәм дөнья базарларында позицияләрне көчәйтү буенча эшне дәвам итәргә чакырды.

Чара барышында шулай ук предприятиенең алдынгы белгечләрен дә бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International