Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Зәй районы аграрийлары шикәр чөгендерен җыюны төгәлләделәр. Татлы тамыр җыюга 12 августта керешкәннәр иде. 9101 гектар мәйданда 442,5 мең тонна чөгендер җыеп алдылар, уңдырышлылык - 486 ц/га. Кырларда «Ропа Тигр» маркалы 12 чөгендер җыю комбайны һәм 3 «Ропа Маус» чөгендер төягече эшләде.

Комбайнчылар арасында алдынгылар:Дамир Баһаутдинов - 554 га, Иван Калинов - 530 га, Павел Мельников - 496 га, Александр Пукаев - 407 га, Айдар Галимов - 672 га, Рәсим Мифтеев - 668 га, Фәннур Гыйлаҗиев - 548 га, Илсур Юнысов - 400 га, Кузьма Егоров - 599 га һәм Петр Тихонов - 384 га.

Җыелган уңыш «Зәй шикәре» ААҖенә ташыла. Бүгенге көндә предприятие тарафыннан 595,6 мең тонна шикәр чөгендере кабул ителгән, 439,9 мең тонна тамыразык эшкәртелгән, 65,2 мең тонна шикәр ком әзерләнгән, шикәрлелек 17,5% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, шикәр чөгендере чыгаруны шулай ук Апас һәм Бөгелмә районнары да төгәлләгән. Финиш сызыгында - Тукай, Сарман, Буа һәм Минзәлә районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International