Марат Җәббаров дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2020 елның 25 сентябре, җомга

Бүген Кама Тамагында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Советының беренче утырышы узды. Онштыру сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.

 Утырыш барышында Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар нәтиҗәләре, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгын һәм аның урынбасарын сайлау, өченче чакырылыш депутатларын бүләкләү мәсьәләләре каралды.

 "Узган сайлауларның нәтиҗәләре Татарстан җитәкчелеге тарафыннан республиканың социаль-икътисадый үсеш курсының дөреслеген тагын бер кат раслады. Татарстанда тормышка ашырыла торган федераль һәм республика инвестицион программаларының күбесе территорияләрнең социаль һәм инфраструктура мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган барлык программаларның төп максаты – барлык татарстанлыларның тормыш сыйфатын һәм иминлеген арттыру, һәркемнең иртәгәсе көнгә ышанычын булдыру. Кама Тамагы муниципаль районы алдында, тулаем республика алдында зур бурычлар тора, аларга ирешү өчен районда нәтиҗәле җитәкче команда оештыру бик мөһим», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

Авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгаклардан күренгәнчә, 2020 елның башлангыч нәтиҗәләре буенча, Кама Тамагы районы, бөртеклеләрдән  24,6 ц/га уңыш алып (ТР буенча - 31,4 ц/га), 39 нчы урында тора, дигән нәтиҗә ясалды. Бер гектарга 46,9 кг  минераль ашлама кертелгән. Быелгы урып-җыю мәйданы 21,1 мең га булган, 60,4 мең тонна ашлык суктырылган, бөртеклеләрнең уртача уңышы - 28,6 ц/га. Кама Тамагы районы савым буенча  43 нче урында тора - бер сыердан  уртача 7,4 кг (Татарстан Республикасы буенча 17,1 кг) сөт савылган. Район буенча тәүлеклек савым 0,6 тоннага арткан (2019 елга карата 103%). Мөгезле эре терлек ите 8 айда 9 тоннага күбрәк җитештерелгән (2019 елга карата 101%).

 Район башлыгы вазыйфасына Марат Җәббаров районны 1,5 елдан артык җитәкләгән Наил Вазыйхов кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар Вазыйх Альберт улы кандидатурасын бертавыштан хуплады. Аның урынбасары итеп Габидуллин Газинур Әүхәт улы яңадан сайланды.

Кама Тамагы муниципаль районы Советының беренче утырышы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә актив катнашкан өченче чакырылыш депутатларын муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International