Лаеш районында Агропарк ачылды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Татарстанда чираттагы агросәнәгать комплексы барлыкка килде, анда 1000 кв. метрлы мәйданда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, ә кече һәм урта бизнес, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре дә үз продукциясен сата алачак.

Бүген Лаеш районының Имәнкискә авылы территориясендә «Усадьба» агропаркының фермер базары ачылды. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясен җирле халык та, күрше районнарда яшәүчеләр һәм яныннан узып йөрүчеләр дә сатып ала алачак. Мондый мөмкинлек базарның Казан – Оренбург трассасында – юл өстендә урнашкан булуы аркасында. Сату итү урамда да, ябык павильоннарда да башкарылачак.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов барысын да район һәм республика өчен әһәмиятле вакыйга белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, агробизнес - ул икътисадның барлык өлкәләрен дә диярлек үз эченә алган күпкырлы икътисадый эшчәнлек төре. “Безнең районның бу юнәлештә үсүе, үсеш өчен уңай шартлар булуы мине сөендерә. Без заманча комплекс күрәбез, анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар. Бу - авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм кулланучы, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә үз өлешләрен кертеп, бер-берсен тулыландыра ала торган мәйданчык. Сатып алучының сыйфатлы фермер продукциясен отышлырак бәяләрдән һәм арадашчылардан башка гына сатып алу мөмкинлеге бар. Бүген мин аерым билгеләп үтәргә теләгән тагын бер мөһим аспект - бу безнең халык өчен 35-40 эш урыны булдыру.

Мин бүген «Усадьба» агропаркының алга таба үсүен, аның Лаеш районы иминлеге өчен эшләвен телим. Сыйфат, һәркем файдалана алу мөмкинлеге һәм икътисадый үсеш - сезнең уңышлы эшегезнең нигезе булсын”, - дип билгеләп үтте ул.

Аграрийларны котларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов та килгән иде, ул Лаеш районының индустриаль-сәнәгать районына әверелүен ассызыклады. Бүген кешеләр экологик яктан чиста, авыл продукциясен кулланырга омтылалар. Биредә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мин районның алга таба үсүен телим, дип, нәтиҗә ясады министр урынбасары.

     

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International