Кайбыч районы Кошман авылыннан «Яшь фермер» программасы буенча конкурста катнашучы Рушан Сәйранов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә.
Фермер кошчылык белән шөгыльләнә. Быел 9500 бройлер үстереп саткан.
-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн.сум гранты миңа төзелеш материаллары һәм җайланмалары сатып алырга, катнаш азык һәм яшь кош-корт сатып алырга, инженерлык челтәрләре төзергә мөмкинлек бирде, - дип сөйли Рушан Рөстәм улы. - Үз акчаларымны өстәп, объектны төзеп бетердем, җитештерүне җайга салдым.
Яңа кошчылык фермасында фермерның үз гаиләсе генә эшли дип әйтергә дә була. Рушан Рөстәм улы үзе, хатыны Динә һәм әнисе Резидә Тәвис кызы. Күптән түгел тагын бер кошчыны эшкә алганнар.
.jpg)
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, Сәйрановларның эшләре яхшы бара. Кошларның үсеше әйбәт, продукция сату җайга салынган.
Кошчылык кебек тармакта вак-төяк эшләр булмый, дип саный яшь фермер. Кошларны тоту шартлары, микроклимат, төгәл көн тәртибе, балансланган ашату, чиста су – барысы да бик мөһим. Бу эштә камиллекнең чиге юк. Рушан үзе, фермада резервлар күп әле, дип саный. Бигрәк тә кош-кортны ашату өлешендә. Хәзерге вакытта балансланган катнаш азык белән кошларны яртылаш кына тәэмин итә алалар. Калган азыкны фермер үзе җитештерә. Аерым алганда, үзенең 200 гектар мәйданында фермер бодай үстерә. Хуҗалыкта иске МТЗ тракторы, тырмалар, культиватор, чәчкеч бар. Иген уңышын Сәйранов арендаланган комбайн белән җыя.
-Җитештерүне киңәйтергә теләк бар, - ди Рушан. – Моның өчен тагын бер бина төзергә кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, район хакимиятендә без, яшь фермерлар, аңлау һәм ярдәм табабыз. Бу киләчәккә көч һәм ышаныч бирә.
Рәсемдә:фермер Рушан Сәйранов.