Язын бушлай орлыклар – көзен мул уңыш

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Яз көне авыл халкын орлыклар һәм яшелчә культуралары үсентеләре белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан ун миллион сум акча бүлеп бирелде. Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле куелган чикләүләр шартларында бу күпбалалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен ярдәм булырга тиеш иде. Шулай булдымы икән?

Без иске адрес буенча - Лаеш районының Каип авылына юл тоттык. Биредә без май аенда булган идек. Абдуллиннарның күп балалы гаиләсе бакчасында - көз буяулары. Күптән түгел генә әле башлы суган өлгергән түтәлләр бушап калган. Хәзер алар кәҗәнкәдә тартмаларда ята. Башлы кәбестә дә өлгереп килә:соң өлгерә торган сорт, шуңа күрә аңа үсәргә дә үсәргә әле. Кишер түтәлләренә дә коңгырт төс кергән, инде хәзер үк күренә – аш чөгендере кебек кишер уңышы да яхшы булачак. Күренеп тора:гаилә хезмәт сөючән, җәен яшелчәләрне яхшы караганнар.

Әле күптән түгел генә бу йортта ун кеше яшәгән. Менә бит шатлык:күпбалалы кызы Лилия Каипта, Үзәк урамында җир кишәрлеге белән йорт сатып алган. Хәзер бу гаилә үз хуҗалыгын көйли.

-Бакча безнең өчен - мөһим туклану чыганагы, - ди Рөстәм Абдрахман улы. - Хатыным белән икебезнең дә пенсияләребез зур түгел, олы кызыбызга хәзер ипотека кредитын түләргә кирәк, һәм, әлбәттә инде, бушлай үсентеләр һәм орлыклар бик вакытлы булды. Менә тагын артта бушлыктагы дүрт сотый җирне рәсмиләштерәсе иде.

Каиптагы мәктәп яны кишәрлегендә дә яшелчә уңышы өлгереп килә:аш чөгендере, кишер, кәбестә. Суган җыеп алынган һәм складка салынган.

-Узган уку елында безнең мәктәптә 58 укучы иде, ә быел – 80, - дигән мәгълүмат бирде Каип төп мәктәбе директоры Алексей Нуждин. – Бакчабыз зур булмаса да, үстерелгән уңыш мәктәп ашханәсенә ике-өч айга җитә, ә бу укучыларның төшке аш рационына шактый өстәмә.

Каип янында, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, коттедж бистәләре барлыкка килә. Тиздән бу мәктәп тә кысан булыр, ахры. Мәктәп яны участогы да зуррак кирәк булачак.

Егорьево авыл җирлеге составына 7 торак пункт керә, шул исәптән Каип та, 3000гә якын кеше яши, шулардан 1560 – җирле халык.

-Безнең җирлеккә Лаеш районы кулланучылар җәмгыяте халыкка бушлай 40 кг орлык-суган, 400әр гр кишер һәм аш чөгендере орлыгы, шулай ук 120 данә башлы кәбестә үсентеләре бирде, - ди Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. – Без киңәштек тә, күпбалалы гаиләләргә, өлкән яшьтәге ялгыз пенсионерларга, шулай ук Каип төп мәктәбенә утырту материалы өләшергә булдык.

Алучылар исемлегендә Абдулиннар, Анисимовлар, Минсафиннар, Нәбиуллиннар, Семеновлар, Горчаковлар, Шәйхетдиновлар, Гыйләҗев фамилияләре бар.

Гомумән алганда, татарстанлыларга махсус программа буенча яз көне 31 тонна орлык-суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг аш чөгендере орлыгы һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентесе өләшенде. Орлык белән тәэмин итүчеләр буенча операторлар буларак, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге(Татпотребсоюз) системасы кооперативлары эш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International