Татарстанның бушлай орлыклар алган авыл халкы мул уңышка сөенә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн.сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән иде.

Программаның төп бурычы - авыл халкына орлыкларны һәм үсентеләрне бушлай бирү, бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең үзмәшгульлеген һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә ярдәм итә.

Татарстан авылларында яшәүчеләр бушлай 31 тонна орлык-суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг аш чөгендере орлыгы һәм 162 865 данә кәбестә үсентесе алдылар.

Чәчү һәм утыртуның гомуми мәйданы 604,1 гектар тәшкил итте. «Штутгартер» орлык-суган 62 га мәйданда чәчелгән, «Шантенэ Роял» кишере - 333 га, «Мулатка» аш чөгендере - 205 га, «Флексима» кәбестәсе - 4,1 га.

Авыл халкына яшелчә орлыкларын сату программасы быел, килеп туган эпидемиологик хәл аркасында, тагын да зур популярлык казанды һәм үзен уңай яктан күрсәтте.

Быел яз көне орлыклар, барыннан да элек, авылда ялгыз яшәүче пенсионерларга, аз керемле кешеләргә, эше булмаган кешеләргә таратылды.

Әйтик, Әлки районы авыл җирлеге район кулланучылар кооперативы аша 1300 кг орлык-суган, 50 кг кишер орлыгы, 55 кг чөгендер орлыгы, 6500 данә кәбестә үсентеләре алган.

 «Үстерелгән уңышны авыл халкы үзләрендә калдыра, ә артыгын кулай бәяләрдән район кулланучылар берлегенә сата, мәсәлән, бәрәңгене килограммын — 10 сумнан, суганны — 14 сумнан, кишер һәм чөгендерне 12 сумнан алабыз», - дип сөйли  Әлки районы кулланучылар оешмалары берлеге җитәкчесе Илнур Хәбибуллин.

Авыл халкыннан алынган уңышны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар.

«Без авыл кешесенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән шундый программа булуына шат. Орлыкларның сыйфаты белән канәгать, уңыш бик әйбәт булды, хәтта сатуга да калды», — ди китапханәче Ләйсән Хәмәтвәлиева.

Шуны  әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә быел Әлки районында яшәүчеләр тарафыннан үстерелгән 3,5 тонна яшелчә сатылган.  

Уңыш  җыюның  хәзер иң кызган чагы. Бушлай орлыклар алган авыл халкы 2790 тонна суган, 6660 тонна кишер, 3075 тонна чөгендер, 380 тонна кәбестә җыярлар, дип  көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International