Рөстәм Миңнеханов Бакчачы көненә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәдә булды

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Республика җитәкчесе белән бергә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрделәр.

Бәйрәм ачылышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада 380 меңгә якын бакча участогы бар. "Миллионга якын татарстанлы бакча үстерә, аның нигъмәтләреннән файдалана. 2017 елдан башлап бакчачылык ширкәтләренә инфраструктура мәсьәләләре буенча ярдәм итү программасы эшли, һәм без бу бурычны 2 млрд.сумга якын үтәдек», - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты, республикада алга таба да бакчачылыкны үстерүгә ярдәм итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип өстәде.

«Бигрәк тә быел, пандемия чорында, бакча участокларының әһәмияте артты. Минемчә, бакчасы булган кеше һәрвакыт эшле булачак, натураль продукция ашаячак, кышкы чорга төрле эшләнмәләр әзерләячәк», - дип билгеләп үтте ул һәм бакчачыларга мул уңыш теләде.

Татарстан Республикасы Президенты сәүдә рәтләрен карап чыкты, бакчачылар белән аралашты, сәүдәнең ничек баруы белән кызыксынды. Җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен һәм башка продукцияне Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) алып килгәннәр иде. Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә үзләреннән зур өлеш кертттеләр. Бәйрәм кунаклары өчен алар шулай ук бакчачылар үстергән алма һәм җиләк-җимешләрдән пешерелгән компот белән бушлай сыйландылар.

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International