Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров әйтүенчә, республика бөртеклеләр җыюның соңгы стадиясенә керде. Урып-җыюны беренчеләрдән булып Әтнә районы төгәлләде. Алар яңа уңышы ашлыгыннан пешерелгән беренче икмәкне Татарстан Республикасы Президентына тапшырдылар. Пәнҗешәмбе көнне Нурлат районы да урып-җыюны төгәлләде.
“Бүген истәлекле вакыйга. Республиканың ашлык амбарына БИШЕНЧЕ миллион тонна яңа уңыш ашлыгы салынды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Тулаем ашлык җыю буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында Татарстан, Ростов, Краснодар, Воронеж, Ставрополь кебек көньяк төбәкләрдән генә калышып, 5 нче урында тора. Урып-җыю ахырына тагын бер баскычка күтәрелербез, дип өметләнәбез.
«Без бу зур икмәккә катнашы булган һәркемгә рәхмәтлебез. Рәхмәт сезгә, игенчеләр, сезнең фидакарь хезмәтегез өчен. Муниципаль районнар башлыкларына эшнең һәр этабында нәтиҗәле катнашуыгыз өчен рәхмәт. Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Сезгә, Алексей Валерьевич, Сезгә, безнең Хөкүмәтебезгә агросәнәгать комплексына ярдәмегез өчен зур рәхмәт», - диде Марат Җәббаров.
Тулаем алганда, игенчелек культурасын үстерү, уңыш булдыру процессы белән профессиональ эшләү, үсемлекләрне яфрактан 4 тапкырга кадәр эшкәртү игенчелекнең нәтиҗәлелегендә зур роль уйнады.
Шулай ук 200дән артык төзелгән стационар эретмә җайланмалары да ярдәм итте. Тик минераль ашламаларга максатчан кызыксындыру субсидиясеннән башка бу нәтиҗәләр болай ук булмас иде.
“Әлеге ярдәмне саклап калып, киләсе елда да үзебезнең алдынгы позицияләрне тотып кала алырбыз дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр билгеләп үткәнчә, гомуми күрсәткечләр һәр гектарның уңдырышлылыгыннан чыгып формалаша. Бу уңайдан түбәндәге районнар зур өлеш кертте. Быел бөртекле культуралар буенча иң зур уңдырышлылык Зәй районында - 51,3 ц/га (175,7 мең тонна). Аннан азрак калышып, Тәтеш районы бара - гектардан 45 центнердан артык (46,5 ц/га).
9 районда уңдырышлылык гектардан 40 центнердан артык, болар: Кукмара – 43,4 ц/га; Нурлат – 43,1 ц / га; Сарман – 42,6; Актаныш – 42,0; Минзәлә – 41,9 ц / га һәм башкалар.
Бу күрсәткеч буенча рейтингны Әгерҗе (20,0 ц/га), Югары Ослан (25,9 ц/га), Әлмәт (26,5 ц/га), Зеленодольск (28,0 ц/га), Кама Тамагы (28,8 ц/га) районнары тәмамлый.
«Мондый түбән күрсәткечләр - җитештерү технологияләрен бозу нәтиҗәсе. Киләсе елга да ахыргы рәтләрдә калмас өчен быел эшләп бетерелмәгән җитешсезлекләрне төзәтүне хәзер - көзге чәчүдән, туфракны сыйфатлы эшкәртүдән, сыйфатлы орлык салудан һ.б.дан башларга кирәк», - дип кисәтте Марат Җәббаров.
Бүген 5 миллионлы күрсәткечкә түбәндәге муниципаль районнар үзләреннән зур өлеш кертә: Буа – 220 мең тонна; Тәтеш – 194 мең тонна; Чистай – 185 мең тонна; Арча – 182 мең тонна; Минзәлә – 181 мең тонна. Шулай ук Актаныш, Зәй, Сарман, Алексеевск һәм Азнакай районнары - 170 мең тоннадан артык.