Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра

2020 елның 4 сентябре, җомга

5 сентябрьдә 8.00 сәгатьтә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көненә багышланган ярминкә ачыла. Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша алалар.

Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып киләчәкләр. Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә үзләреннән өлеш кертәләр. 

 Чараның максаты - республика территориясендә бакчачылык һәм яшелчәчелекне үстерү. Татарстанда үз җирләрендә уңыш үстерүчеләргә, балаларына һәм оныкларына җиргә ихтирам тәрбияләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйлар, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Республика кунакларын һәм халкын бәйрәмгә чакырабыз! Сатуда иң сыйфатлы һәм бары тик натураль әйберләр булачак һәм сезнең өчен кулай бәяләрдән сатылачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International