Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиянең йомгаклау утырышын үткәрде

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

2 сентябрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясенең ведомствоның 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2020 елга стратегик бурычларга багышланган йомгаклау утырышы узды. Чарада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко, авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Федераль Собраниенең ике палатасыннан да вәкилләр, АПК субъектлары һәм төбәк органнары, федераль хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек ведомстволары, берлекләр һәм ассоциацияләр, фәнни һәм банк берләшмәләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Мишустин сәламләде һәм 2019 елгы эш нәтиҗәләре буенча Россия аграрийларының яхшы нәтиҗә күрсәтүләрен билгеләп үтте. «Елны шулай ук уңышлы тәмамларбыз дип өметләнәбез. Моның өчен алшартлар бар. Монда эре агрохолдингларның продукция җитештерү күләме генә түгел, ә кече бизнес эше күздә тотыла. Дәүләттән грантлар алучы фермерлар һәм шәхси эшкуаралар авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмен өчтән бер өлешкә арттырдылар», - дип белдерде премьер-министр. Шулай ук Владимир Мишустин ассызыклавынча, авыл территорияләрен үстерү буенча эшне дәвам итү, юллар һәм йортлар төзү, мәктәпләр һәм ФАПлар ачу, клубларны ремонтлау һәм интернет уздыру – кыскасы, авылда кешеләргә уңайлы яшәү өчен барысын да эшләргә кирәк.

Виктория Абрамченко, авыл хуҗалыгы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе – экспортны арттыру, дип белдерде. “Россиянең АПК продукциясе 160 дәүләткә җибәрелә һәм Якын Көнчыгыш, Көнчыгыш Һәм Көньяк Азия, Африка, Европа Берлеге һәм, әлбәттә, БДБ илләрендә тәкъдим ителә. Россия ашлык продукциясен экспортлау күләме буенча планны 5 %ка диярлек арттырып үти алды, ә ит һәм сөт продукциясен экспортлау 31 %ка артты. Безнең алда 2024 елга АПК экспортын кимендә ике тапкыр арттыру бурычы тора. Бу безнең якындагы елларга төп “үсеш ноктасы”. Мәсьәләне системалы алымнар белән генә хәл итеп була”, - дип сөйләде Виктория Абрамченко. Моны, беренче чиратта, вице-премьер әйтүенчә, файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү исәбенә, шулай ук авылда инфраструктураны үстерү ярдәмендә башкарып булачак.

Дмитрий Патрушев үз нотыгында узган елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме күләмнәренең артуын билгеләп үтте. АПКның дәүләт программасына 318,3 млрд. сум җибәрелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 64,2 млрд.сумга күбрәк. АПК индексы 103,7 %ка җитте. Авыл хуҗалыгы оешмаларының табышы 2018 ел дәрәҗәсеннән 13 %ка диярлек арткан һәм 353,8 млрд. сум тәшкил итә. Табышлы оешмалар өлеше 84 %тан артып киткән, бу узган ел белән чагыштырганда 1 %ка күбрәк. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакының планлы артуы дәвам итә.

2019 елда Россия аграрийлары 121 млн. тоннадан артык ашлык җыеп алган, бу уңыш күләме совет заманыннан соң икенче мәртәбә булды. Игенчеләрнең башка уңышлары арасында – майлы культуралар, шикәр чөгендере, яшелчә җыю буенча рекорд куелган. Илебез терлекчелеге үз позицияләрен ныгытты. Терлек һәм кош-корт җитештерү - 2018 ел белән чагыштырганда 283 мең тоннага, сөт 750 мең тоннага арткан. Ит ярымфабрикатлары, консервлар, сырлар, сөт һәм коры сөт өсте, шулай ук шикәр, үсемлек мае, кондитер һәм макарон әйберләре, минераль су җитештерү арткан.

Россия агросәнәгать комплексының халыкара базарларда позицияләрне ныгытуы беренче ел гына түгел инде. 2019 елда Россия чит илгә 25,6 млрд. долларлык продукция һәм азык-төлек чыгарган. Шул ук вакытта, Министр, ашлык һәм май продукциясе буенча күрсәткечләрне арттырып үтәү генә түгел, ә өстәлгән югары бәя белән үзебезнең продукциягә ихтыяҗ артуын да ассызыклады.

Агымдагы елга тышкы сәүдә күләме күрсәткече 25 млрд. доллар тәшкил итә. “2020 елда экспортка ярдәм итүгә 30 миллиард сумнан артык акча салынган. Әмма без финанс чаралары белән генә чикләнмибез. Россия продукциясен чит илләрдә таныту һәм аның системасын булдыру буенча зур эш алып барыла. Һәм, әлбәттә, яңа базарлар ачу эше агымдагы вәзгыять аркасында туктап тормый. 2020 елда продукциянең төрле төрләре буенча кимендә тагын 13 базарга чыгу мөмкинлеген алуны планлаштырабыз”, - дип белдерде Дмитрий Патрушев.

2020 елда тармактагы хәл турында сөйләгәндә, Министр, коронавирус пандемиясе барлык өлкәләргә, агросәнәгать комплексын да кертеп, үз төзәтмәләрен кертте, дип билгеләп үтте. «Әмма шунысы мөһим, куйган планнарыбыз бозылмады, шул исәптән стратегик планнар да. АПК үз эшен штат режимында һәм хәтта инфекциянең актив таралган чорында да өзлексез дәвам итте, беренче чиратта, россиялеләрне кирәкле күләмдә сыйфатлы азык - төлек белән тәэмин итте», - дип ассызыклады Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, барлыкка килгән катлаулы вәзгыятькә һәм һава шартларының четерекле булуына  карамастан, Россия аграрийлары язгы кыр эшләрен штат режимында һәм вакытында башкарып чыктылар. Хәзерге вакытта урып-җыю кампаниясе актив фазада бара – 101 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган. Урып-җыю темплары һәм уңыш күрсәткечләре 2019 елдагыдан шактый яхшырак.

2020 елның 7 аенда терлек, кош-корт һәм сөт җитештерү 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә барлык төп категорияләр буенча да үсеш күзәтелә - азык-төлек продуктларын җитештерү индексы 105,4% тәшкил итә.

Дәүләт ел саен тармакка ярдәм итү өчен шактый зур күләмдә акча юнәлтә. 2020 елда АПКны һәм авыл территорияләрен үстерүгә 337 млрд. сум каралган. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы субъектлар һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән берлектә, федераль бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген арттырып, механизмнарны камилләштерү буенча эш алып бара.

Министр 2020 елда башланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган авылда тормыш сыйфатын яхшырту эшенә аерым тукталды. Аның өчен 35,9 млрд. сум каралган. Беренче ел нәтиҗәләре буенча, дәүләт программасын гамәлгә ашыруның нәтиҗәсе 4,9 млн кеше яши торган территориягә кагыла, бу барлык авыл халкының 13% ын тәшкил итә.

Дәүләт програмасының визит карточкасы – “авыл ипотекасы” механизмы булды, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, әлеге механизм шәһәрләрдә дә кызыксыну уяткан. Россиянең 80 төбәгендә 17 меңгә якын кеше моннан файдаланган. Бирелгән кредитлар күләме 33 млрд. сумнан артып киткән.

Стратегик юнәлешләр арасында Министр технологик модернизацияләүне, фән һәм мәгариф базасын, нәсел базасын үстерүне, игенчелектә уңдырышлылыкны арттыруны, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертүне, шулай ук АПКның цифрлы трансформациясен билгеләде.

Чыгышын тәмамлап, Дмитрий Патрушев, соңгы елларда агросәнәгать комплексы һәм балык хуҗалыгы комплексы дәүләт ярдәме, технологияләрне үстерү һәм, әлбәттә, аграрийларның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә ышанычлы үсеш күрсәтә, дип белдерде. Берничә ел эчендә авыл хуҗалыгына карата булган табышсыз һәм хәтәр тармак дигән фикерне үзгәртеп, аны, заманча һәм табышлы бизнес, дип кабул итәрлек дәрәҗәгә күтәрә алдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International