Марат Җәббаров Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чиратын ачу тантанасында катнашты

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанның Лаеш районында «Биосфера Фиш» балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

«Биосфера Фиш» комплексы елына 8 млн. данә чөгә маймычы җитештерүгә һәм Идел-Нократ төбәгендәге территориаль сулыкларның балык запасларын арттыруга исәпләнгән.

Комплекс ачылышында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориясенең 7% тирәсен сусаклагычлар, елгалар һәм күлләр биләп торуы, аларда сәнәгати һәм һәвәскәр рәвештә балык тотыла, дип билгеләп үтте. Биологик төрлелекне саклау өчен сулыкларны ел саен балык белән тулыландырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов чөгә маймычларын җитештерү буенча беренче заводның 2018 елда эшләтеп җибәрелгәнлеге һәм үсеш планнары булуы турында искә төшерде. Бүгенге көнгә бу проектка 625 млн. сум инвестиция кертелгән инде, бу - зур акчалар. Һәм инвестицияләр генә түгел, ә иң заманча технологияләр дә, дип белдерде Татарстан Президенты.

Проектның социаль әһәмиятле миссиясе дә бар - чөгә балыгы Татарстан Республикасы Кызыл китабыннан чыксын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү. "Шуңа күрә проект безнең өчен бик мөһим", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ хуҗасы һәм инвесторы Владимир Малыгинга аның энтузиазмы һәм балык үрчетү комплексын үстерүе өчен рәхмәт белдерде.

Бер айдан биредә форель комплексы төзелеше башланачак, дип ышандырды Владимир Малыгин һәм ярдәм күрсәтүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Шулай ук балыкчылык комплексы территориясендә буа балыгы үрчетү һәм спорт балыкчылыгы  өчен туристик-рекреацион зонаны үстерү өчен гомуми мәйданы 3 га булган буалар челтәре төзелгән.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International