Идел аша Каспий диңгезенә:Татарстан арпасын Иранга экспортладылар

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Тәтеш элеваторы быел беренче тапкыр чит илгә ашлык төяп озатты - Иран Ислам Республикасына 18 мең тонна арпа китте. Аны 8 елга корабына төяп җибәрделәр.

Тәтеш ХПП базасында яңа предприятие 2019 елның апрелендә барлыкка килде, бу вакыт эчендә төп фондларны ремонтлау, модернизацияләү һәм төзү буенча күп эшләр башкарылды.

“Без элеваторда күрсәтелә торган барлык хезмәтләрне дә күрсәтәбез, болар – ашлык кабул итү, чистарту, киптерү, җибәрү һәм саклау хезмәтләре. Йөк ташу елга транспортында башкарыла, ул транспорт җиһазларын алыштыру юлы белән алып барыла. Сәгатькә 80 тоннага кадәр ашлык төяп җибәрелә. Хәзер Идел аръягы зонасы ашлыгын Иранга чыгарабыз, алга таба Төркиягә җибәрүне планлаштырабыз. Башкарылган ремонт эшләреннән соң кабул итү куәте тәүлегенә 2000 тоннага кадәр артты, бер саклауга куйганда 32 мең тоннага кадәр куярга мөмкин», – дип сөйли генераль директор Рафаэль Низамов.

Яңа ашлык чистарту җайланмалары ашлыкны комбайнның үзеннән үк алырга мөмкинлек бирә. Ашлыкны төрле катнашмалардан, бозылган, кондицияле булмаган орлыклардан чистарталар, бу товар продуктының озак сакланышын тәэмин итә.

Шуннан соң ашлыкны 2 мең тонна сыйдырышлы елга корабларына төяп озаталар. Су транспорты Әстерханга кадәр Идел елгасы буйлап бара, аннары ашлыкны диңгез корабларына төяп, Каспий диңгезе буйлап Иранга озаталар. 2019 елдан башлап Тәтештән Татарстан кырларында үстерелгән ашлык белән 19 кораб җибәрелгән инде.

Тәтеш элеваторы җитәкчелеге предприятиене алга таба үстерергә уйлый. "2021 елга кабул итү егәрлеген тәүлегенә 4000 тоннага кадәр арттыру, киптерүне сәгатенә 150 тоннага кадәр җиткерү, су транспортына төяп җибәрүне сәгатенә 100 тоннага кадәр арттыру күздә тотыла. Чит илләрдә Татарстан ашлыгы белән кызыксыналар Бодай экспортлауны планлаштырабыз, моның өчен егәрлекне арттырырга кирәк, димәк, ярдәм кирәк булачак», – дип, планнары белән уртаклашты генераль директор.

Җитештерүне уңышлы үстерүнең төп нигезе - кешеләр. Бүген биредә 70 кеше эшли. Аларның кайберләре озак еллар элеккеге ХППда эшләгән, икенчеләре күптән түгел килгән һәм алар барысы да аграрийлар бик теләп файланыр дигән ышаныч белән яңа предприятие торгызу эшенә үз өлешләрен кертергә тырышалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International