Татарстанда мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча иң яхшы технологларны һәм зоотехник-селекционерларны ачыкладылар

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Биектау районында эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның 42 нче республика конкурсы, шулай ук зоотехник-селекционерларның  3 нче   конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП(ГПП) АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Чараны ачып, Ленар Гарипов конкурсларның терлекчелек тармагы өчен, шулай ук белгечләрнең һөнәри осталыгын үстерү өчен мөһим булуын билгеләп үтте. «Сөт терлекчелеге шулкадәр күп факторлы, һәр агрофирмада нәтиҗә иллеләп кешегә, хәтта йөзләгән кешегә, аларның эшкә ни дәрәҗәдә җаваплы каравына бәйле», - дип, игътибар юнәлтте министр урынбасары.

Ярышларда районның иң яхшы белгечләре – район ярышларында җиңүчеләр катнашты. Алар терлекләр үрчетү, аларны карау һәм ашату, сыерларны һәм таналарны бозауларга әзерләү буенча белемнәрен, шулай ук эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча гамәли күнекмәләрне күрсәттеләр.

Конкурслар берничә этапта узды. Комиссия катнашучыларның лаборатория шартларында эшләү күнекмәләрен тикшерде, конкурсантларның практикадагы күнекмәләрен һәм җитештерү күрсәткечләрен бәяләде, моннан тыш, катнашучылар үз һөнәрләренең теоретик базасын ничек белүләрен күрсәттеләр.

Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларның 42 нче конкурсында абсолют чемпион булып Арча районының «Игенче» ҖЧҖеннән Булат Гарәпшин танылды. Эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыру буенча Мамадыш районының “Продпрограмма” ҖЧҖеннән Айрат Хәйриев беренче урынны алды, 2 урында - Сарман районының «Сарман» АФыннан Людмила Гыймадиева, 3 урында - Зәй районының «Нива» ҖЧҖеннән Дамир Хәлиуллин.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру буенча иң яхшы оператор булып Арча районының Түбән Аты ветеринария участогыннан Фидәрис Фәйзрахманов танылды. 2 нче урынны Сарман районы «Сарман РДВБ» ДБУдан Динар Ильин яулады. 3 урын Минзәлә районының «Элита» ДНП АҖ ветеринария участогыннан Рәмис Якиевка бирелде.

«Драминский» УЗИ аппаратын практикада кулланган өчен конкурста 1 урынны Аксубай районының СПС башлыгы Рәис Хөснуллин алды, 2 урынны Лаеш районының «Урта Девятово» ҖЧҖеннән Илназ Вахитов алды, 3 урын Минзәлә районының «Элита» ДНП АҖенең ветеринария участогыннан Рәмис Якиевка бирелде.

Зоотехник-селекционерлар арасында 3 нче конкурста җиңүчеләр:Любовь Хисаметдинова һәм Альберт Баймәтов.

Зоотехник-селекционерлар арасында сөт терлекчелеге номинациясендә Нела Терентьева - икенче, Юлия Карпова өченче урынны алды.

Ит терлекчелеге номинациясендә Юлия Можарова икенче урынны яулады.

Зоотехник-селекционерлар арасында 3 нче Республика конкурсында абсолют чемпион булып Арча районының «Северный» АХП ҖЧҖеннән Ләйсән Хәмитова танылды.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International