Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында “сатучысыз кибеттә” ипи сатып алды һәм мараллар һәм тимгелле боланнар үрчетә торган фермада булды

2020 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтынчы Елга авылында (Балык Бистәсе муниципаль районы) гамәлгә ашырылган «сатучысыз кибет» проекты белән танышты. Аның белән бепгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.

Искәртеп узабыз, республика җитәкчелеге бүген Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре белән барды. Ул район кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

 Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Таҗетдинов, уңай һава торышы торса, районда урып-җыю 28 августка төгәлләнәчәк, дип хәбәр итте. Терлекчелек өлкәсенә килгәндә, районда терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Рөстәм Миңнехановның сорауларына җавап биреп, Балык Бистәсе районы башлыгы сөт җитештерү, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру буенча район позицияләрен көчәйтү өчен адымнар ясалачагын ышандырды. Бүген районда 46 гаилә фермасы, 36 мини-ферма эшли.

 Шумбут авыл җирлегендә (Алтынчы Елга авылы) Рөстәм Миңнеханов "сатучысыз кибет"тә булды. Ул сатучы эшли торган беренче авыл кибете. Балык Бистәсе районы проектны гамәлгә ашыру буенча  пилот мәйданчык буларак билгеләнгән иде. Якын арада Бикчура, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы, Күгәрчен, Шумбут, Полянка, Ямаш авылларында шундый 6 сәүдә ноктасын  ачу планлаштырыла.

Мондый кибетне эшләтеп карау өчен кибет эшендә кулланыла торган аппарат-программа комплексын камилләштерү буенча фәнни-тикшеренү һәм гамәли эшләр башкарылды, ассортиментны киңәйтү һәм яхшырту буенча да эшләр башкарылды.

 Сатучысыз кибетләр - «Цифрлы авыл» проектының бер юнәлеше (сатучысыз беренче кибет 2020 елда Казанда ИТ-парк мәйданчыгында ачылды).

Идеянең авторы - Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев. Проектның максаты - халыкка товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә онлайн-заказ бирү, кешбэк белән фермер продукциясен сату, эш эзләү, бизнес өчен консультацияләр бирү, товарлар китереп  бирүдә  акча эшләү мөмкинлеге бирү.

Бүген “сатучысыз кибет”тә Рөстәм Миңнеханов ипи сатып алды.

 Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында “Кыргый ферма” КФХ” ҖЧҖендә булды. Биредә 2014 елдан бирле “Кыргый ферма” Эко-туристлык паркы” проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты -кыргый табигатьне саклау һәм Балык Бистәсе районы территориясендә туризмны үстерү. “Кыргый ферма” крестьян-фермер хуҗалыгы проекты ярдәмендә Татарстанга Таулы Алтайдан мараллар һәм тимгелле боланнар кайтарылган.  Кайтарылган хайваннарны 2014 елдан бирле Шумбут тыюлыгы территориясендә (Балык Бистәсеннән 70 км ераклыкта урнашкан) үстерәләр. 2017 елда 15 баш болан һәм марал иреккә чыгарылган.

 Бүген дә Татарстан Президенты катнашында 20ләп  марал һәм тимгелле  болан  иреккә  чыгарылда. 

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Балык Бистәсе районына үзенең уникаль табигый ресурслары белән туристларга күрсәтерлек урыннары бар. Район «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» туризм программасына кергән, диде ул.

"Экотуризм - кирәкле юнәлеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу - бөтен гаилә белән ял итү, республикабызның матурлыгы һәм табигый төрлелеге белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International