Марат Җәббаров Татарстан территориясенә африка дуңгызлар чумасы (АЧС) үтеп керүне булдырмау буенча республика штабы утырышын үткәрде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында республика территориясенә африка чумасы үтеп керүне һәм аның таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров алып барды, ул эш сәфәре белән Кукмара районында булганда аннан видеоконференцэлемтә (ВКС) буенча тоташтырылган иде.

Утырышта штаб әгъзалары:ТР Министрлар Кабинеты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча Идарәсе, Баш ветеринария идарәсе, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ, Россия Җинаятьләрне үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты вәкилләре, шулай ук Росиия табигать күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләп үтүенчә, Самара өлкәсендә яңа авыру чыганакларын теркәү турында көн саен хәбәрләр килеп тора:

-Бүген безгә республика территориясенә инфекция үтеп кермәсен өчен мөмкин булган барлык ресурсларны кулланырга кирәк. Самара өлкәсендә теркәлгән чыганаклар аеруча борчу тудыра, - диде ул.

Марат Җәббаров республикада африка дуңгызлар чумасы вирусын булдырмау буенча үткәрелә торган профилактик чараларны көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, агымдагы елның июль-август айларында Самара өлкәсе территориясендә 42 очрак теркәлгән, дип хәбәр итте. Төбәкнең 10 муниципаль берәмлеге имин булмаган дип игълан ителгән. Августның беренче көннәрендә генә дә африка дуңгызлар чумасы 7 шәхси хуҗалыкта ачыкланган. Ел башыннан бирле Самара өлкәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында 50дән артык АЧС чыганагы теркәлгән.

«Хәзерге вакытта өлкәдә дуңгызлар арасында 27 пункт һәм кыргый кабаннар арасында 6 пункт карантин режимында тора. Субъект территориясендә авыру стихияле тарала. Чыганакларның бер өлеше республика чикләренә якын урнашкан. Бүгенге көндә Нурлат, Чирмешән, Лениногорск районнарына инфекция үтеп керү куркынычы бар. Бу районнар әлеге төбәк белән чиктәш. Әлки һәм Бөгелмә районнары өлешчә чикләнә, әмма алар да куркыныч зонасында», - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов.

Бүген Самара өлкәсе белән чиктәш районнарда җиде меңгә якын йорт дуңгызы тотыла. Бу районнарда дуңгызчылык предприятиеләре бар - Лениногорск районының «Ялтау» ҖЧҖ, анда 15 меңгә якын дуңгыз исәпләнә, Әлки районының «Салман» агрофирмасында - 9 меңгә якын дуңгыз, шулай ук Бөгелмә районының «Муса Җәлил исемендәге» ҖЧҖендә -1 500 баштан артык дуңгыз.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны кисәтә:дуңгыз асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык милекчеләре, дуңгызчылык предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәт күрсәтүче персонал бик сак булырга тиеш. Бүген халыкка урман массивларына йөрүдән тыелып торырга кирәк, чөнки аяк киеменә ябышкан туфрак, үлән, яфраклар, гөмбә һәм җиләкләр белән йортка инфекции кайтырга мөмкин. Самара өлкәсендә кабаннар арасында да инфекция таралып бара. Авыру хайваннар безнең территориягә үтеп кереп, авыру чыганагын барлыкка китерергә мөмкин.

Дуңгызлар асраучы шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына дуңгызларны урамда иреккә чыгарып йөртмәскә, ябык бинада тотарга, гнуска каршы эшкәртергә, ә биналарны кимерүчеләрдән эшкәртергә киңәш.

Дуңгызчылык предприятиеләре, терлекләрне тотуның барлык ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәп, ябык режимда эшләүне тәэмин итәргә тиеш. Шулай ук кыргый кабаннарны җәлеп итәрлек азык базасы белән азык культуралары кырларын эшкәртергә, азык базаларын дуңгызчылык предприятиеләре тирәсеннән бер километрдан да якынрак урнаштырмаска тәкъдим ителә.

 

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International