Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме Кайбыч районы гаиләсенә аларның нәсел эшен дәвам итәргә ярдәм итте

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Быел «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында быел Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан дәүләт ярдәме алган 162 мөрәҗәгать итүче ит, сөт терлекчелеге юнәлешендә эшлиләр, яшелчә үстерәләр, товар балыгы үрчетәләр, ат үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнәләр.

Соңгы юнәлешне Кайбыч районыннан Раил Саттаров та сайлый. Аның 120 умарта оясына исәпләнгән проекты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан хупланды  һәм ул 2,9 миллион сум күләмендә ярдәм алды.

“Мин “Агростартап” проекты турында ватсаптагы Татарстан умартачылары төркеме аша белдем. Конкурста катнашырга теләгем булу турында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга сөйләдем. Ул мине хуплады”, - дип, искә ала фермер.

Умарталык Кошман авылыннан ерак түгел урнашкан. 2005 елдан башлап умартачылык белән актив шөгыльләнүче фермер бу эш чит түгел. Моңа кадәр аның ата-бабалары да шул юнәлештә эшләгәннәр һәм ул аларның традицияләрен дәвам иттерүче булып тора. Элегрәк аның бабасы Борхан бөтен тирә-юньдә танылган умартачы була, аннары аның эшен улы Кәбир дәвам итә, хәзер инде бу эшне Раил алып бара.

«Хәзерге вакытта минем 56 умарта оясы бар. Грант шартлары буенча быел көзгә мин аларның санын - 60ка, киләсе елга 120гә җиткерергә тиеш. Алынган акчага умарталарны кышлату өчен 120 оя сыешлы, барлык кирәкле җайланмалары һәм кирәк-яраклары белән умарта йорты төзергә уйлыйм, җир эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы агрегатлары булган мини-трактор, продукция ташу өчен «УАЗ» автомобиле, шулай ук умартачылык өчен эш кораллары һәм генератор сатып алуны планлаштырам», - дип, планнары белән уртаклашты умартачы.

Хәзер аның милкендә 6 гектардан артык пай җирләре һәм урман массивы янында 50 сотый аренда җире бар. Планда – баллы культура - мордовник кырын булдыру.

Әмма грант үсеш өчен дәүләттән акча алу мөмкинлеге генә түгел, ә ул билгеле бер җаваплылык та әле. "Умарта күчләре 60ка җиткәч, грант шартлары буенча мин бер кешене эшкә алырга тиеш булам, аларның саны 120гә җиткәч, тагын бер кешене эшкә аласы була. Узган ел программа шартлары буенча продукция күләме 300 килограммга кадәр җитте, быел 700 килограммга кадәр җиткерергә кирәк», - дип сөйләде Раил Саттаров.

Умарта тоту зур хезмәт куюны таләп итә. Бу эштә аңа хатыны, улы Шамил һәм килене Ләйсән булыша. Шамил гаиләсе белән Залесный бистәсендә яши, өч кыз үстерәләр. Алар әти-әниләре янына еш кайталар, өй эшләрендә дә булышалар. Алар чын мәгънәсендә зур һәм хезмәт сөючән гаилә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International