Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар 2020 елга игенчелектә фаразланган күрсәткечләрнең үтәлеше һәм авыл хуҗалыгы культураларының агымдагы торышы турында фикер алыштылар. Джамбулат Хатуов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта ил буенча тулаем чәчү төгәлләнде диярлек. Гомуми чәчүлек мәйданы 80,2 млн. га тәшкил итә, бу 2019 ел белән чагыштырганда 300 мең га күбрәк. Аерым алганда, ул сабан бодае, ашлык кукурузы, дөге, көнбагыш, яшелчә һәм җитен-долгунец исәбенә арттырылган. Хәзерге вакытта 12 субъект урып-җыю кампаниясен башлады инде. Гомумән алганда, уңыш фаразлары уңай. Шул ук вакытта, Төньяк Кавказ һәм Көньяк федераль округларда авыл хуҗалыгы культуралары соңрак өлгерү сәбәпле, узган елгы темплардан бераз калышу күзәтелә. Шулай ук аерым төбәкләрдә вегетация чорында корылык, коры җилләр, язгы салкыннарның кабатлану очраклары да теркәлгән, алар теге яисә бу дәрәҗәдә чәчүлекләрнең торышына йогынты ясамамый калмады. Вәзгыять ведомство тарафыннан даими мониторинглана һәм продукциянең фараз нисбәтләре формалаштырыла.
Татарстанда сыйфатлы орлык материалы (30% оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән), минераль ашлыкны тиешле күләмдә кертү (65,5 кг/га) һәм чәчү кампаниясен оешкан төстә уздыру нәтиҗәсендә барлык чәчүлекләр дә яхшы бәяләнә. Чәчүлекләрне 3 тапкыр эшкәртүгә зур игътибар бирелә, яфрактан тукландыру да башкарыла. Эшләрнең сыйфатын тәэмин итү өчен 500 гектардан артык сөрүлек җирләре булган хуҗалыкларда стационар эретмә җайланмалары белән тәэмин итү бурычы куелды. Бүгенге көндә 200 дән артык эретмә җайланмасы төзелгән.
Чәчүлекләрне яклау белән беррәттән терлек азыгы әзерләү дә актив алып барыла. Агымдагы елда 500 мең гектарга якын күпьеллык үләннәрдән коры һәм сусыл азык әзерләү бурычы тора. 700 мең тоннага якын азык (печән – 335 мең тонна, сенаж – 1718 мең тонна ) яки шартлыча 1 хайван өчен 12,5 ц. азык әзерләнгән. Бу - узган ел дәрәҗәсенә карата 150%. Гомумән алганда, терлек азыгы белән тәэмин итү буенча проблемалар күзәтелми.
Бер үк вакытта урып-җыю кампаниясенә әзерлек эшләре бара. Урып-җыюда 3,5 меңнән артык комбайн катнашачак. Бүген ашлык җыю техникасын, ындыр табагын һәм элеваторларны әзерләү эшләре башкарыла, моны 20 июльгә төгәлләү планлаштырыла.
Моннан тыш, утырышта авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, шул исәптән ташламалы лизинг программалары аша, һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен төп матди-техник ресурслар белән тәэмин итү темалары да күтәрелде. Аерым алганда, 2020 елның 1 гыйнварыннан 29 июненә кадәр аграрийлар 2,5 млн. тонна минераль ашлама сатып алган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,3 млн.тоннага күбрәк.
Катнашучылар фитосанитар хәл һәм саранча корткычларына каршы көрәш мәсьәләләрен дә аерым карадылар. Джамбулат Хатуов билгеләп үткәнчә, бу тема АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре, профильле хезмәтләр белгечләре һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан аерым игътибар бирүне таләп итә. Уңыш югалтуларын булдырмас өчен корткычларга каршы көрәш буенча барлык чаралар комплексын үткәрергә кирәк. Элегрәк Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы субъектларга бюджетларда тиешле акчалар резервын булдырырга тәкъдим иткән иде, моннан тыш, төбәкләргә территорияләрне эшкәртүнең башлангыч планы җибәрелде. Киңәшмә йомгаклары буенча Джамбулат Хатуов АПК идарәсенең төбәк органнарына урып-җыю эшләренең барышын аерым контрольгә алырга һәм оператив хисап биреп барырга кушты.