«Мусабай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында яңа – Линда казлары кош-корт линейкасы барлыкка килде

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Атна саен без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачып, аягында нык торучы һәм яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар турында язабыз. Шундыйларның берсе – Хановлар гаиләсе.

Бу нык гаиләнең алты крестьян-фермер хуҗалыгы бар - чып-чын кооператив, анда барысы да бер-берсенә булышып эшлиләр. «Мусабай» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында 30лап кеше эшли. Алар тере кош саталар. Болар йомырка салучы тавыклар, мулард-үрдәкләр, бройлер үрдәкләре, бройлер чебиләре һәм хәзер Линда казлары.

Хановлар гаилә хуҗалыклары төркемендә яңа кош – корт линейкасы - Линда казлары эшли башлады. Кооперация составына керүче «Хәмәдишин» крестьян-фермер хуҗалыгында инкубация һәм ата-аналар кош-кортларның баш санын арттыру белән шөгыльләнәләр. Ә Яңа Мусабай авылында каз бәбкәләрен үстерәләр һәм инде тәүлеклек бәбкәләрне сата башлыйлар. Әйтергә кирәк, Линда казларының генетикасы бик яхшы, шуңа күрә яшь чебиләрнең 90 %ка якыны үсеп китә. Башка токымлы казлардан аермалы буларак, алар тиз үсәләр, декоратив тышкы кыяфәтле һәм зур габаритлы булалар. Моннан тыш, алар үзара дустанә мөнәсәбәттә һәм тыныч холыклы булалар.

Ә мулард-үрдәкләр югары продуктлылыгы белән аерылып торалар. 5 ай эчендә алар казлар белән чагыштырырлык булалар һәм 7 килога кадәр җитәләр. Аларның иммунитеты нык. Моннан тыш, алар чиста һәм тыныч холыклылар. Аларның итендә май 3%ка якын һәм ите бик тәмле була. Туклыклылык үзлекләре һәм калориясе буенча еш кына аны яшь сыер ите белән чагыштыралар.

Хановлар гаиләсе “Крестьян(фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” дәүләт программасы буенча 20 миллион сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидиясен ала. Алар Яңа Мусабай авылында ташландык дуңгыз комплексын үзгәртеп корганнар – капремонттан соң биредә 560 мең башка кош-корт фермасы төзиләр!

–Декрет ялында мин авылга кайттым, - ди Айгөл Ханова. - Бервакыт мин әти-әни авылыннан - Калининодан ерак булмаган Биклән авылында ташландык ферманың сатуга куелганын ишеттем. Бикләнгә сеңелем Гөлнара, әти-әнием белән бергә бардык – күз алдында: метр ярымлы чүп үлән басып киткән корпус тора. Әмма, шулай да, күңел кытыкланып куйды. Ә моңа кадәр күпмедер авылда торгач, мин авылдан китмим дип уйлап куйган идем инде. Авыл, табигать, кошлар сайравы, ферма исләре - болар барысы да минеке... Һәм - Хановларның зур тату гаиләсе – әти-әнисе, апалары, күп санлы туганнары. Һәм менә шундый шанс...

Айгөл үз шансыннан апасы Гөлнара белән 2015 елда ук файдалана инде. Һәрберсе үз фермер хуҗалыгын терки, ә ферманы торгызуны, аны реконструкцияләүне әти-әниләре белән бергә башкаралар. Ничек кенә авыр булмасын, моны сүз белән генә аңлатып булмый, апа-сеңел, ирләре белән бергәләп, ферманы торгызалар. Бүген биредә алты корпус кош-корт белән тулган.

Татарстанның 5 торак пунктында: Тукай районының Яңа Мусабай, Биклән, Калинино авылларында, «Татарстан» совхозы поселогында һәм Зәй районының Югары Пәнәче авылында үскән тере кош-корт сатып алырга мөмкин: тел.: 8(960)088-19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International