Татарстан фермерлары коронавирус шартларында ничек итеп үрдәк итен җитештерәләр

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, өзлексез режимда эшлиләр. Шундыйларның берсе - Лаеш районында “Кәүсәр” авыл  хуҗалыгы тәэмин итү-сату кулланучылар кооперативы. 2018 елда предприятие кош итен эшкәртү буенча җайланма сатып алу өчен 30 млн. сум күләмендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын ала. Җитештерү «Хәләл» стандартлары буенча эшли. Сәнәгать мәйданчыгында 40тан артык эш урыны булдырылган.

Кооперативның агрологистик комплексына ит эшкәртү мәйданчыгы, терлек чалу цехы, логистик үзәк һәм продукция саклау өчен складлар керә. Җитештерелә торган ассортиментка үрдәк итеннән төрле казылыклар, сосискалар, паштетлар, ысланган һәм какланган продукция һәм башкалар керә.

«Яңа коронавирус COVID-19 инфекциясе башланганчы ук әле предприятиедә хезмәткәрләрне һәм җитештерелә торган продукцияне яклау буенча чаралар күрелде. Предприятиедә эш көне гадәттәгедән иртәрәк башлана. Персонал су процедураларын узмыйча эшкә тотынмый. Суытылган үрдәк түшкәсен эшкәрткәндә йогышлану факты була алмый", - дип сөйли “Кәүсәр” АХҖКның җитештерү һәм эшкәртү цехы Марат Галиуллин.

"Кәүсәр" АХҖК хезмәткәрләре махсус комбинезоннарда эшлиләр, күзлекләр, битлекләр, пирчәткәләр кияләр, антисептиклар кулланалар. Битлекләрен алыштырып торалар. Эшләгәндә 2 метр ара калдырып басалар. 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр, хезмәт хаклары сакланган килеш, эштән азат ителгәннәр. Предприятиедә һәр 2 сәгать саен бинаны кварцлау процедурасы уздырыла.

"Продукция чи килеш каклана торган камера һәркөнне юуу һәм дезинфекицияләү чаралары белән эшкәртелә. Бирегә үтеп керә торган һава фильтрлана. Фаршка файдалы бактерияләр өстәлә. Алар зарарлы бактерияләргә таралырга мөмкинлек бирми", - дип сөйли "Кәүсәр" АХҖК технологы Андрей Герасимов.

"Кәүсәр" АХҖК рәисе Фәрид Хәйрутдинов әйтүенчә, предприятие Франция, Бельгия, Германия, Швейцария белән һәм якын чит илләр белән сөйләшүләр алып бара. Үрдәк ите бөтен Россия буйлап сатыла. Вируска карамастан, үрдәк итенә ихтыяҗ бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International