Мөслим районында тавыклар зәңгәр һәм яшел йомырка салалар

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бу якшәмбедә – Пасха. Барлык православныйлар өчен зур бәйрәм. Дөресрәк әйткәндә, бөтен халык өчен. Без Сабантуйны да, Пасханы да, Ураза Бәйрәмен һәм Уяв, Гырон Быдтон һәм башка бәйрәмнәрне дә яратабыз… Бер урамда күрше булып, рус, татар, чуаш, удмурт һәм башка халыклар иңгә-иң куеп яши икән, күптән инде аларның бәйрәмнәре дә, кайгы-шатлыклары да уртакка әверелгән. Гаилә парларының берсе намаз укып, икенчесе иконага табынганнары да безнең арада аз түгел.

Өйдә Пасханың якынлашуын тою авыр түгел – өстәлдә куличлар һәм буялган йомыркалар. Кәстрүл тулы буялган йомыркалар! Кирәк була калса, дип, шулай әзерләнә. Кәнфитләр һәм башка татлы тәм-томнар запасы булмаганда, буялган йомырка коткара – бу отышсыз вариант.

Ә менә Мөслим районының Мөслим авылыннан Мәрьям Саламаева тавык йомыркаларын буяу белән мәшәкатьләнми. Буялган кебек яшел һәм зәңгәр йомыркаларны аның үз  тавыклары сала. Аның әтәч белән 16 тавыгы бар, шуларның бишесе һәркөнне төсле йомыркалар салып, хуҗабикәне сөендерә.

- Үземнең төсле тавыкларымны гадәттәге кебек ашатабыз: пешкән бәрәңге, парландырылган бөртек, алар эремчек һәм сөт тә яраталар, – дип сөйли Мәрьям. – Шуңа күрә төсле йомыркалар – ниндидер махсус рацион нәтиҗәсе түгел, ә токым үзенчәлеге.

Мәрьям төсле йомыркалар сала торган тавыкларының токымын белми, аңа Тукай районының Иске Ерыклы авылыннан туганнары бүләк иткән. Бу гадәти булмаган тавыклар үзенчә хуҗалыкны бизәп торалар. Һәм алар салган төсле йомыркаларны туганнары, Пасха алдыннан гына түгел, болай да бик теләп алалар.

- Тагын алар минем тугыз яшьлек оныгым Заринага да бик ошый, – дип йөлә Мәрьям, – ул тавыклар өчен бакчада суалчаннар казып ала, ә иң симезләре белән төсле тавыкларны сыйлый.

Мәрьям кызы белән бер йортта тора, аларның 10 сотый җирләре бар, Мәрьям һәрвакыт йорт кошлары тота. Җәен – казлар һәм бройлерлар, ә йомырка сала торган тавыкларны ел дәвамында тота. Ул аларга тиешле тәрбия бирә, ә тавыклары исә аны төсле йомыркалары белән сөендерә.

Белешмә өчен: 

Ит һәм йомырка өчен үрчетелә, яшел һәм зәңгәр йомыркалар сала торган сирәк очрый торган тавыклар Амераукана токымыннан. Аның шундый төсле йомыркалар салуы һәм итенең бик тәмле булуы бу тавыкны бик популяр итә. Амераукананы Пасха йомыркасы салучы тавык дип тә атыйлар.

Чыгышы белән ул – Америкадан. Бу токымның исеме дә шуннан.

Бу тавыклар киң тәпиле, колаклары кечкенә, оваль формада, аларны тагын алкалар дип тә атыйлар, койрыгы кыска, канатлары киң, томшыгы көчле һәм эчкә таба сыгылган. Кикриге муенсаны хәтерләтә, ул, томшыгыннан башланып, баш түбәсендә тәмамлана.

Пасх тавыгы төрле төстә була. Рәсми рәвештә аның 8 төсе теркәлгән: ак, кара, зәңгәр, кызыл-көрән, көмеш, бодайсыман алтынсу, куе сары һәм зәңгәрсу. Әмма аның башка төсләре дә бар, мәсәлән, лаванда төсе. Төп төреннән тыш, аның декоратив һәм карлик төрләре дә бар.

Уртача продуктивлыгы – 2 ел. Статистик белешмәләр буенча, бу төр тавык төрле төстә елга уртача 200дән 250гә кадәр йомырка сала. Моннан тыш, бу тавыкларның ите дә яхшы сыйфатлы, тәме дә бик тәмле, әзрәк бытбылдык итен хәтерләтә. Тавыкның авырлыгы 2-2,5 кг, ә әтәче 3,5 кг-га кадәр булырга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, Амераукана тавыкларының чебиләр чыгару инстинкты бик көчле түгел.

Климатка тиз җайлаша алуы аркасында Амераукана токымлы тавыкларны карау авыр түгел һәм мондый токымның авырулары да бик юк. Азыкны да бик талымламыйлар. Әмма бу тавыклар чиста су яраталар. Су торбасыннан килә торган суны әзрәк тондырып йә чистартылган су бирергә кирәк. Шулай ук Пасха тавыклары җылыны һәм иректә йөрүне яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International