Марат Җәббаров Әгерҗе районының чәчүгә әзерлеген һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшен тикшерде

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

8 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Әгерҗе районының чәчүгә әзерлеген һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшен тикшерде.

Әгерҗе районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомуми мәйданы 107 807 га тәшкил итә, шуннан фавйдаланыла торган җирләр – 92 053 га, шул исәптән сөрүлек җирләре – 66 029 га, печәнлекләр – 5 625 га, көтүлекләр – 20 278 га, күпьеллык үләннәр – 121 га. 2020 ел уңышы өчен чәчүлекләр 44,9 мең га каралган, шуннан – 27,2 мең га язгы чәчү өчен. Бүгенге көнгә көзхге культуралар 0,6 мең га (7%) тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 0,2 мең га(2%), тырмалау 1,2 мең га (2,3%) башкарылган.

Кырларны карап чыканнан соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы көзге культураларның яхшы кышлавын билгеләп үтте. «Чәчүлекләр яхшы кышлаган, әмма мул уңыш алу өчен барлык агротехник ысулларны үтәргә, бер гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама кертүне дә истә тотарга кирәк. Моның буенча районга шактый искәрмәләр бар. Бүгенге көнгә гектарга 5,7 кг минераль ашлама тупланга, бу узган елдагыдан да, республика күрсәткеченнән дә күпкә түбән», – диде министр.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров шулай ук районда иң зур эшкәртү предприятиесе – «Әгерҗе ит комбинаты» ҖЧҖендә булды. Комбинат директоры Михаил Батанов хезмәт шартлары һәм коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен предприятие тарафыннан күрелә торган яклау чаралары турында сөйләде. Барлык белгечләр саклагыч битлекләрдә һәм перчаткаларда эшлиләр, ә комбинатта тәкъдим ителгән күләмнәрдә дезинфекцияләү чаралары күрелә.

Моннан тыш, вице-премьер «Наҗар» ҖЧҖ, «Агрызагрохимсевис» ААҖ, «Ак-Барс» ХКның мегафермалары кебек предприятиеләрнең эшчәнлеге, авыл хуҗалыгы химиясе һәм авыл хуҗалыгы техникасы базалары белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International