Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан эшләр башкару, хәрәкәтләнү һәм йөк ташу тәртибе турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатмалары

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Россия Федерациясе Президентының «Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү буенча чаралар турында» 2020 елның 2 апрелендәге 239 номерлы Указы (алга таба – Указ) 2020 елның 4 апреленнән 30 апреленә кадәрге көннәрне, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары сакланган килеш, эш көннәре түгел дип билгеләү күздә тотыла, моңа Указның 4 пунктында санап кителгән оешмалар керми.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Федерациясенең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы шуңа игътибар юнәлтә, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм аның эшләнмәләре продуктларын (ашамлык продуктларын да кертеп) җитештерүче түбәндәге оешмалар Указның 4 пунктындагы «а», «в» и «г» пунктчаларына кетеләләр:

- ашламалар, үсемлекләрне яклау чараларын, терлек азыгы һәм азык өстәмәләрен, орлыклар һәм утырту материалларын җитештерүче оешмалар;

- авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлекнең алдагы чорларга товар запасларын булдыручы оешмалар;

- сезонды кыр эшләрендә эшләүче оешмалар;

- балык тотучы, балык эшкәртүче предприятиеләр, балыкчылык хуҗалыклары, шулай ук балык кәсепчелеге флоты судноларына хезмәт күрсәтүче оешмалар;

- терлекчелек хуҗалыклары;

- авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру, авыл хуҗалыгы терлекләре орлыкларын җитештерү, саклау һәм сату буенча оешмалар, шулай ук терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен криоматериалны ташу буенча хезмәт күрсәтүче оешмлар;

- охайваннар  авыруларын дәвалау, профилактикалау һәм диагностикалауны гамәлгә ашыручы, шул исәптән ветеринария һәм ветеринария-санитария экспертизасын үткәрүче оешмалар;

- ветеринария дару чараларын, терлекләр авыруларын диагностикалау чараларын җитештерү, әйләнешкә кертү һәм саклау белән шөгыльләнүче оешмалар;

- тәмәке продукциясен һәм чималын җитештерүче оешмалар;

- виноград үстерү һәм шәраб җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар;

- зоотоварлар җитештерүче оешмалар;

- авыл хуҗалыгы техникасын сату, аңа техник хезмәт күрсәтү яисә ремонтлау белән шөгыльләнүче оешмалар, шул исәптән машина-трактор станцияләре;

- ингредиентлар белән тәэмин итеп торучы, упаковкалау белән шөгыльләнүче, җайланмаларга сервис хезмәте күрсәтүче оешмалар;

- югарыда күрсәтелгән өлкәләрдә логистик һәм сервис хезмәтләре күрсәтелә торган эшләрдә ташу, төяү-бушату эшләре белән шөгыльләнүче компанияләр;

- Россия Федерациясенең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыручы оешмалар.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, бүгенге катлаулы чорда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәләр һәм һәр кешенең өстәлендә сыйфатлы ашамлыклар булсын өчен эшлиләр, бу ихтирамга лаек, дип, билгеләп үткән иде.

Шулай итеп, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре элеккеге режимда эшләүләрен дәвам итәләр, әмма коронавирус инфекциясен булдырмау буенча барлык тәкъдимнәрне үтәргә тиеш булалар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга, хезмәткәрләрне индивидуаль яклау чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк.

2020 елның 31 мартында  үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәтләнү хокукын бирә торган  махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карар кабул ителде.

Эшкә чыгучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә эш бирүчедән белешмә алырга кирәк. Йөкләр, шул исәптән ашамлык продуктларын ташу өчен йөк җибәрүче билгеләнгән формада өстәмә белешмә бирергә тиеш. Бу белешмәләр Татарстан территориясе буйлап хезмәт вазыйфаларын башкаруга бәйле булмаган хәрәкәт итүләргә рөхсәт бирми.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда Татарстан Республикасының сәүдә һәм сәнәгать тармаклары предприятиеләре хезмәткәрләренең хәрәкәт итүе һәм йөкләр ташу мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны: 8(843)567-36-17. Дүшәмбе – җомга көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кадәр шалтыратырга мөмкин, техник тәнәфес: 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.

Эш бирүче белешмәсенең формасын үзеңә күчереп алырга һәм тутырырга.

Йөк җибәрүче белешмәсенең формасын үзеңә күчереп алырга һәм тутырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International